Алан-Бәксәр авыл җирлеге Советы депутаты Гилязов Шәфкат Тәлгат улы балаларга яна ел күчтәнәчләре әзерләде.

2015 елның 27 декабре, якшәмбе
Алан-Бәксәр авыл җирлеге Советы депутаты Гилязов Шәфкат Тәлгат улы балаларга яна ел күчтәнәчләре әзерләде. Шәфкат Тәлгат улы өчен иганәчелек ярдәме күрсәтү яңалык түгел, ул бу эш белән байтактан шөгелләнә. Җирлектәге бер генә бәйрәм дә аның ярдәменнән башка үтми, ул үзе укып чыккан Алан-Бәксәр мәктәбенә дә һәрдаим ярдәм итеп тора. Менә быел да Яңа ел алдыннан 62 мәктәп укучысы һәм 14 балалар бакчасында тәрбияләнүче депутат кулыннан кыш бабай бүләкләре алдылар. 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International