Өлкән яшьтәге гражданнарны урлашу фактларыннан кисәтү максатыннан Биектауның “Өмет” халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге хезмәткәрләре карамактагы өлкәннәргә "Сак булыгыз! Караклар!" мәгълүмати буклетларын таратты.
Үзәк белгечләре билгеләп үткәнчә, пенсионерлар, күпсанлы кисәтүләргә карамастан элеккечә үк каракларның ятмәсенә эләгә.
Әлеге информацион материал ярдәмендә өлкәннәр кагыйдәләрне истә тотар, дип өметләнде белгечләр.