ЯҢАЛЫКЛАР


1
март, 2016 ел
сишәмбе

«Шәхси мәгълүматлар турында»гы Федераль закон нигезендә, шәхси мәгълүматлар эшкәртүне башкарып та, Шәхси мәгълүматларны эшкәртү Реестрында теркәлмәгән операторлар ТР буенча Роскомнадзор идарәсенә белдерү хаты җибәрергә тиеш (Гарифҗанов урамы, 28а йорт, Казан, 420138, а/я 25). 

Ямаширмә мәдәният йорты каршындагы "Нәни йолдызчыклар" балалар театр коллективы  "Иделкәем" смотр-конкурсының II зона турында катнаштылар.


29
февраль, 2016 ел
дүшәмбе

«Шәхси мәгълүматлар турында»гы Федераль закон нигезендә, шәхси мәгълүматлар эшкәртүне башкарып та, Шәхси мәгълүматларны эшкәртү Реестрында теркәлмәгән операторлар ТР буенча Роскомнадзор идарәсенә белдерү хаты җибәрергә тиеш (Гарифҗанов урамы, 28а йорт, Казан, 420138, а/я 25).

2015 елдагы Казан шәһәренең сәламәтлек саклау эшчәнлегенең йомгаклары һәм 2016 елга бурычлар турында бүген республиканың сәламәтлек саклау министры Адел Вафин катнашуында Казанның Сәламәтлек саклау идарәсенең медицина советы барышында сөйләделәр.

Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе китергән мәгълүматларга караганда, бүген – 29 февральдә, аязучан болытлы һава торышы хакимлек итәчәк.

Мәшһүр татар зыялысы – профессор, филология фәннәре докторы, ТР Фәннәр академиясе әгъза-мөхбире, Россия гуманитар фәннәр академиясе академигы, РФның һәм ТАССРның атказанган фән эшлеклесе, ТРның фән һәм техника өлкәсендә дәүләт премиясе лауреаты, Кол Гали исемендәге халыкара премия лауреаты Фуат Әшрәф улы Ганиев 86 нчы яшендә кичә, 28 февраль көнне, вафат булган.

Америка актеры Леонардо Ди Каприо беренче тапкыр "Оскар" премиясенә лаек булды. Аны "Иң яхшы актер" номинациясе буенча бүләкләделәр.

ТР Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев Наина Ельцина белән очрашты. Ул традиция буенча “Ельцин кубогы” ITF сериясенең халыкара теннис турниры җиңүчеләрен бүләкләү тантанасында катнашу өчен килде. Быел турнирга беренче, Россиядә иң югары категория бирелде.

2016 елда Россия халкының реаль хезмәт хакы 3-4 %ка кимергә мөмкин. Россия Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгының фаразлары шундый. Бу хакта министр Максим Топилин җиткерде.

ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы үткән тәүлеккә транспорт комплексының хәле турында мәгълүмати хәбәр җиткерде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International