ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы үткән тәүлеккә транспорт комплексының хәле турында мәгълүмати хәбәр җиткерде.
Кичә, 28 февральдә, Татарстан буенча муниципальара маршрутларга мониторинг системасында 247 автобус чыккан. Аларда урнаштырылган ГЛОНАСС системасы күрсәткәнчә, тәүлек эчендә 1 тапкыр тизлек режимы бозылган, маршруттан тайпылуның 61 очрагы теркәлгән.
Республика юлларында 369 берәмлек юл техникасы эшләгән, шул исәптә төбәк юлларында – 246.
Казан аэропортыннан 55 рейс башкарылган: һава юлы буйлап башкалабыздан 1780 пассажир озатылган, шәһәргә 1298 кеше килгән.