Россиядә реаль хезмәт хакы 3-4 %ка кимергә мөмкин

2016 елның 29 феврале, дүшәмбе

2016 елда Россия халкының реаль хезмәт хакы 3-4 %ка кимергә мөмкин. Россия Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгының фаразлары шундый. Бу хакта министр Максим Топилин җиткерде.

 

– Фаразлаганнар начар якка үзгәрмәсә һәм хәл бүгенге дәрәҗәдә сакланып калса, реаль хезмәт хакы бик түбән тәгәрәргә тиеш түгел, – дигән министр. – Хезмәткә түләү бераз гына төшәргә мөмкин. Ләкин кимү күләме 3-4 % чамасы сакланып калачак.


Аңа кадәр министр 2015 ел йомгакларына тукталып, Россия халкының 2015 елда хезмәт хакы 9,5 %ка кыскарды, дип җиткергән иде.
Максим Топилин шулай ук эшсезлек мәсьәләсенә дә тукталды. "Кискен хәл көтелми, – диде ул. – 2016 елда эшсезлек дәрәҗәсе 6-6,3 % чамасында сакланырга тиеш".

 

Сүз уңаеннан: Россия Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгыэшсезлек буенча максималь пособие күләмен 70 %ка җиткерү турындагы канун проекты әзерли, ди. Ләкин ул адресатын җентекле өйрәнүләрдән соң гына эзләп табар, мөгаен.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International