Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе китергән мәгълүматларга караганда, бүген – 29 февральдә, аязучан болытлы һава торышы хакимлек итәчәк.
Республикада явым-төшем көтелми. Төнлә төшкән томан иртәнге сәгатьләрдә дә саклана. Томан вакытында күз күреме 500 метрдан да кимрәк булачак. Юлларда бозлавык саклана.
Көндезге һава температурасы 1-7 градус салкын булачак.