Леонардо Ди Каприо "Оскар"лы булды

2016 елның 29 феврале, дүшәмбе

Америка актеры Леонардо Ди Каприо беренче тапкыр "Оскар" премиясенә лаек булды. Аны "Иң яхшы актер" номинациясе буенча бүләкләделәр.

 

 

 

Ди Каприо режиссер Алехандро Гонсалес Иньярритуның "Выживший" (The Revenant) фильмында төп рольне башкарган иде. Шулай итеп аңа аучы Хью Гласс роле алтын статуэтка өчен алтынчы көрәшендә уңыш китерде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International