ЯҢАЛЫКЛАР


30
май, 2016 ел
дүшәмбе

ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов Казанда "IT & Security Forum 2016" X Бөтенроссия конференциясе ачылу тантанасында, бүген Татарстан эре инфраструктура проектларын үстерү, шул исәптән югары мәгълүмат технологияләре өлкәсендә Россиядә лидер төбәкләрнең берсе булып тора, дип билгеләп үтте.


28
май, 2016 ел
шимбә
25 май көнне Суыксу урта мәктәбенең 9 һәм 11 сыйныф укучылары өчен соңгы кыңгырау чыңлады. Укучыларны котларга әти-әтиләр, авыл халкы, Биектау муниципаль районының авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе Каримов Рәхимҗан Зариф улы, Суксу ширкәтеннән Алимов Фиргат Мидхәт улы, авыл җирлеге башлыгы Низамиев Рамил Сәлим улы килде. Укучыларга алда торган бердәм дәүләт имтиханнарын уңышлы бирүләрен теләделәр. 

Әлдермеш мәктәбендә соңгы кыңгырау булып узды. Чыгарылыш укучыларын котлап төрледән - төрле матур, изге теләкләр яңгырады. Аларны алда зур сынаулар көтә. Уңышлар телибез сезгә кадерле укучыларыбыз!

Суыксу авыл җирлегенә кергән авылларда җирлек башлыгы Низамиев Рамил Сәлим улы белән җыелышлар үтте. Аларда төзү-төзекләндерү мәсьәләләре каралды, Республикада эшләп килүче программалар турында сөйләнде. 

Суыксу авыл җирлегендә Сабантуена бүләк җыю башланды.

27
май, 2016 ел
җомга
Марат Әхмәтов җирлек территориясендә урнашкан Әсән ширкәтенең 480 башка исәпләнгән югары технологияле товарлыклы-сөтчелек комплексын ачу тантанасында катнашты.
25 май көнне мәктәптә соңгы кыңгырау бәйрәме үтте.

Мәмдәл урта мәктәбендә тантаналы рәвештә 9 һәм 11 сыйныф укучыларына соңгы кыңгырау чыңлады. Чыгарылыш сыйныф укучыларын Биектау муниципаль районы башлыгы урынбасары Гайнутдинова Ләйсән Ильгиз кызы котлады, балаларга бердәм дәүләт имтиханнарында һәм тормыш юлына аяк басканда уңышлар теләде.

17 май Мәмдәл авыл җирлегендә депутатлар һәм эшмәкәрләр катнашында киңәйтелгән утырыш булды. Көн тәртибендә Сабантуй бәйрәмен үткәрү, авыл җирлегендәге чисталыкны дәвам итү һәм башка мөһим темалар каралды.

Иске- Казан авыл җирлегенең  Коркачык авылы балалар бакчасында “ Хуш сөекле бакчабыз” кичәсе узды. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International