Шушы көннәрдә Казан (Идел буе) федераль университетының инновацион үсеш идарәсендә социаль-эшкуарлык проектлары конкурсында җиңгән студентларны бүләкләү тантанасы узды.
Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү hәм социаль яклау министрлыгында социаль хезмәт мөнәсәбәтләрен җайга салу буенча республика өч яклы комиссия янәшәсендә халыкның тормыш дәрәҗәсе, керемнәре, хезмәткә түләү буенча Координация советының чираттагы утырышы узды. Аның төп темасы булып оешмалар тарафыннан үтәлә торган мәҗбүри социаль, пенсия, медицина иминиятләштерүләре өчен түләүләр, хезмәт хакын вакытында түләмәү буенча финанс-икътисадый хәл һәм бурычларны каплау мәсьәләләре яңгырады.
“Россия сәнгатенең цифралы индустриясе” ( «Цифровая индустрия промышленной России» (ЦИПР)) конференциясе Иннополиста 7-10 июнь көннәрендә узачак. Чарада Ростех, ФРИИ һәм башка инвесторлар катнашачак.
2016 елның 31 маенда Казан ИТ-паркында Java Day Kazan 2016 конференциясе узачак. Бу чара алтынчы тапкыр үткәреләчәк.
Татарстан Республикасы экология һәм табигать ресурслары министрлыгы “Мәктәп Эко-патруле” конкурсына гаризалар кабул итү вакытын 2016 елның сентябренә кадәр озынайтты.
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов "Иннополис" махсус икътисадый зонаның күзәтчелек советы утырышын үткәрде.
2016 елның 2 июнендә "Татар-информ" мәгълүмати агентлыгында РИФ.Иннополис 2016 Россия Интернет Форумына багышланган пресс-конференция узачак.
Татарстан Республикасында 1 млн.116 мең түләүле телевидение абонентлары бар. Аларның 792 меңе – кабель ТВ һәм IPTV кулланучылары һәм 324 меңе спутник телевидениесе кулланучылары. Шулай итеп барлыгы 16% хуҗалыкта гына түләүле телевидение юк.
2016 елның 27 маенда Иннополис лицеенда фән көне узды.
Крокус-Экспода IV “Яшь профессионаллар”-2016 милли чемпионатынның (WorldSkills Russia) ябылышы һәм җиңүчеләрне бүләкләр тантанасы узды.