Россиядә, мәгълүм булганча, транспорт чараларын газ ягулыгына күчерү буенча 2023 елга кадәр исәпләнелгән программа гамәлгә ашырыла. Татарстанда әлеге программада катнашсаң чыгымнарның 30 проценты кире кайтарып бирелә.
«Шәхси мәгълүматлар турында»гы Федераль закон нигезендә, шәхси мәгълүматлар эшкәртүне башкарып та, Шәхси мәгълүматларны эшкәртү Реестрында теркәлмәгән операторлар ТР буенча Роскомнадзор идарәсенә белдерү хаты җибәрергә тиеш (Гарифҗанов урамы, 28а йорт, Казан, 420138, а/я 25). Роскомнадзор шулай ук реестрда 2011 елның 1 июленә кадәр теркәлгән операторлар өчен оператор турындагы мәгълүматларга узгәрешләр кертү турындагы документ формасының гадиләштерелүе турында хәбәр итә. Шул ук вакытта операторлар Роскомнадзорга мәгълүматлар узгәрү турында 2013 елның 1 гыйварына кадәр итәргә тиешләр иде. Тулырак мәглүмат – http://16.rkn.gov.ru/ сайтында.
25 нче май көнне Бөек Ватан сугышы ветераны хөрмәтле аксакалыбыз Җиһаншин Әгъзәм абыйның туган көне булды. Юбилярыбызны тәбрик итәргә район башлыгы Кәлимуллин Р.Г. килгэн иде. Әгъзәм абыйга сәламәтлек, тыныч картлык телибез!
Айбаш авылында ветеринар пункт ачылды
26 май көнне "Дуслык" балалар бакчасында "Сау бул, бакча!" исемле чыгарылыш иртәсе үткәрелде. Бәйрәмгә әти-әниләр, кунаклар килде. Бакчабыздан кечкенә кызыбыз Хәйруллина Инзилә Илнур кызы озатылды. Бәйрәмебез бик күңелле узды.
28 нче май көнне Әлдермеш "Умырзая" балалар бакчасында мәктәпкә керүче балаларны озату кичәсе булды. Балаларны котлап җирле үзидарә башлыгы Тәлгат Сәлихҗан улы бүләкләр өләште.
Сая авылында Сабантуй бәйрәменә бүләк җыю оештырылды.
«Шәхси мәгълүматлар турында»гы Федераль закон нигезендә, шәхси мәгълүматлар эшкәртүне башкарып та, Шәхси мәгълүматларны эшкәртү Реестрында теркәлмәгән операторлар ТР буенча Роскомнадзор идарәсенә белдерү хаты җибәрергә тиеш (Гарифҗанов урамы, 28а йорт, Казан, 420138, а/я 25). Роскомнадзор шулай ук реестрда 2011 елның 1 июленә кадәр теркәлгән операторлар өчен оператор турындагы мәгълүматларга узгәрешләр кертү турындагы документ формасының гадиләштерелүе турында хәбәр итә. Шул ук вакытта операторлар Роскомнадзорга мәгълүматлар узгәрү турында 2013 елның 1 гыйварына кадәр итәргә тиешләр иде. Тулырак мәглүмат – http://16.rkn.gov.ru/ сайтында.
XII "Нечкәбил" Республика матурлык ана булу һәм гаилә конкурсы Татарстан әниләрен һәм аларның гаиләләрен сайлап алу турларында катнашырга чакыра.
Агымдагы елның 9-10 июнь көннәрендә Дәрвишләр бистәсендә һәм Югары Отар акылга зәгыйфь балалар өчен интернат-йортларда арт-терапия бәйрәм чарасы узачак. Ул Балаларны яклау көненә багышлап үткәрелә. Бу бәйрәмгә волонтерлар да җәлеп ителгән.