1866 елның 1 июнендә Казан шәһәрендә шәһәр почтасы булдырылды, ул Покровский һәм Театр урамнары киселешендә урнашкан булган (хәзерге вакытта – К.Маркс.урамы, 31/7 йорт).
Россиянең Хөкүмәт элемтә булдырылуга 85 ел – РФ Татарстан Республикасында Федераль саклау махсус элемтә һәм мәгълүмат үзәгенә – 75 ел тула.
2016 елның 1-2 июнендә Казан ярминкәсе территориясендә робототехника буенча бөтенроссия олимпиадасының республикакүләм этабы башланды. Олимпиадага Татарстан Республикасының 38 районыннан 345 бала килгән. Бу елны олимпиада ике көн барачак.
Татарстан Респубилкасы мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы мәгълүмати һәм коммуникацион технологияләр өлкәсендә региональара компетенция үзәге җитәкчесе – “Мәгълүмати технологияләр һәм элемтә казан техникумы” дәүләт автоном мәгариф оешмасы директоры вазыйфасына конкурслы сайлап алу игълан итте.
30 май көнне Казанда сәламәтлегенә һәм үсешенә зыян китерә торган мәгълүматтан балаларны ничек саклау мәсьәләләрен чишүгә багышланган республика күләмендә форум узды. 1 июнь – Халыкара балаларны яклау көне алдыннан мондый форумны уздыру инициативасы белән Татарстанның балалар хокукы буенча вәкаләтле вәкиле һәм балигъ булмаган балаларның хокукларын яклау буенча республика комиссиясе чыккан.
Оешма һәм предприятиеләр хезмәткәрләренең июнь аенда ял көннәре хакында күпсанлы мөрәҗәгатенә җавап итеп ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы хәбәр итә.
Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының, Татарстан Республикасы дәүләт идарәсе органнары, җирле үзидарә органнары, контроль-күзәтчелек, хокук саклау һәм салым органнары белән хезмәттәшлектә хезмәткәрләрнең хокукларын саклау аларга вакытында һәм тулысынча хезмәт хакы түләү буенча эшчәнлеге дәвам итә.
ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы коллегиясенең хезмәт законнарын үтәү мәсьәләләренә багышланган утырышы узды.
КСК КАИ "Олимп" базасында ярышларның ачылу тантанасы узды. Биредә кадерле кунаклар ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова, Татарстан Республикасы яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министрының беренче урынбасары Хәлил Шәйхетдинов, Россия Федерациясе пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча бүлек идарәчесе Эдуард Вафин, Министрлар кабинеты Аппаратының сәламәтлек саклау, спорт һәм сәламәт яшәү рәвешен формалаштыру мәсьәләләре буенча идарә башлыгы Гүзәл Шакирова, Россия пенсионерлар берлегенең Татарстан Республикасы буенча Региональ бүлекчәсе идарә рәисе Любовь Мишина, КСК КАИ "Олимп" директоры Ринат Йосыпов катнашты.
Татарстанның Яшел Үзән, Бөгелмә һәм Түбән Кама шәһәрләрендә автомобильләргә метан ягулыгы салу станцияләре ачылачак. Болар үткән гасырның сиксәненче елларыннан соң төзелгән тәүге заманча станцияләр булачак.