Эльмира Зарипова: “Гражданнарның хезмәт хокукларын саклау өстенлекле юнәлеш булып кала”

2016 елның 31 мае, сишәмбе

ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы коллегиясенең хезмәт законнарын үтәү мәсьәләләренә багышланган утырышы узды.

Чарада ТР Президенты ярдәмчесе Ләйлә Фазлыева, ТР хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова, ТР сәламәтлек саклау министры Гадел Вафин, ТР буенча Дәүләт хезмәт инспекциясе җитәкчесе Евгений Костюшин, ТР да кеше хокуклары буенча вәкаләтле Сәрия Сабурская, ТР Хокук актларының законлылыгын һәм социаль прокуратурада законнар үтәлешен күзәтү бүлеге башлыгы Айрат Галимов һ.б. катнашты, дип хәбәр итә ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы матбугат хезмәте.

“Гражданнарның хезмәт хокукларын саклау өстенлекле юнәлеш булып кала”, - дип билгеләп үтте чыгышында ТР хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова. 2015 елда Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгына гражданнардан хезмәт законын үтәү мәсьәләләре буенча 2103 мөрәҗәгать булган, ә 2016 елның I кварталында тагын 426 кеше мөрәҗәгать иткән.
Министр сүзләренчә, хезмәткәрләрнең хезмәт хокукларын бозу очракларының күбесе хезмәтне саклау өлкәсендә күзәтелә. Татарстанстат мәгълүматларына караганда, 2015 елда республика производстволарында 555 кеше зыян күргән. 2014 елга караганда, бу 15,4 процентка азрак. 2016 елның 4 аенда узган елның шул вакытына караганда, зыян күрүчеләр 33 процентка кимегән.

Министр билгеләп үткәнчә, республикада бигрәк тә төзелеш, эшкәртү сәнәгате, транспорт һәм элемтә өлкәләрендә җәрәхәт алучылар күп.

Производствода җәрәхәт алучылар саны кимүгә карамастан, призводство тда имгәнүләр артуы теркәлгән.
Шул ук вакытта агросәнәгать комплексында, ваклап һәм күпләп сату предприятиеләрендә, сәламәтлек саклау учреждениеләрендә имгәнүчеләр саны кимү күзәтелә.

Э.Зарипова сүзләренчә, куркынычсыз производство тәэмин итүдә эш бирүчеләр һәм оешма эшчеләрен хезмәтне саклау мәсьәләләре буенча максатчан укыту мөһим.

Коллегиядә “соры” хезмәт базарын легальләштерү мәсьәләсенә басым ясалды. Мондый мәшгульлек хезмәт мөнәсәбәтләре өлкәсендә хезмәт хокукларын бозу булып тора, нәтиҗәдә, алай эшләүчеләр киләчәктә пенсияләрен тулы күләмдә алмаячак.

Министр чыгышын тәмамлап, социаль-хезмәт өлкәсендә проблемаларны хәл итүдә социаль партнерлыкның әһәмиятле роль уйнавын билгеләп үтте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International