ЯҢАЛЫКЛАР


26
май, 2016 ел
пәнҗешәмбе

Яр Чаллы шәһәрендә Әлдермеш мәктәбеннән 4 укучы ЮИД конкурсында ярышта булып кайттылар.4 көн буена алар ярышып кына калмадылар, ә төрле чараларда, уеннарда актив катнаштылар. Молодцы!

Коркачык станциясе поселогында авыл җирлеге башкарма комитеты хезмәткәрләре ял паркында агач үсентеләре утырттылар.

Коркачык авыл җирлеге башкарма комитеты хезмәткәрләре авыл территориясен яшелләндерү эшләре алып баралар. 24 май көнне  административ бина ишегалдындагы  түтәлләргә   чәчәк үсентеләрен  күчереп  утырттылар. Үсентеләрне үзләре үстерделәр. Тиздән авыл җирлеге территориясе яшеллеккә күмелер  һәм утырткан чәчәкләр  тирә-юньгә  ямь  биреп  торырлар.

 2016 елның 24-нче май көнне Дөбъяз мәктәбендә соңгы кыңгырау бәйрәме узды. Дөбъяз авылы башлыгы Ә. Низамов укучыларны бәйрәм белән тәбрикләде. “ Алда  - белем  буразналарында дистә елдан артык инә белән кое казып гыйлем  туплауга исәп-хисап тотып, дәүләт имтиханнарын тапшыру тора.Сынауларда тел ачкычы, тапкырлык, зиһенлелек, тәүфыйк юлдаш булып, киләчәктә туплаган гыйлемнәрегезнең файдасын күреп , иминлектә яшәргә язсын Сезгә, кадерле укучылар” дип тәмамлады авыл җирлеге башлыгы үзенең чыгышын

Коркачык урта мәктәбендә 25 май көнне  "Соңгы кыңгырау" чарасы булып узды.

Әлеге чарада Коркачык авыл җирлеге башлыгы Р.Ф. Салихзянов, Биектау хәрби комиссариатынын җитәкчесе А.Л. Найденов, укучылар, аларның әти-әниләре, ветеран-укытучылар һәм Коркачык урта мәктәбе укытучылары катнашты.


25
май, 2016 ел
чәршәмбе

30 май көнне Казанда сәламәтлегенә һәм үсешенә зыян китерә торган мәгълүматтан балаларны ничек саклау мәсьәләләрен чишүгә багышланган республика күләмендә форум узачак. 1 июнь – Халыкара балаларны яклау көне алдыннан мондый форумны уздыру инициативасы белән Татарстанның балалар хокукы буенча вәкаләтле вәкиле  һәм балигъ булмаган балаларның хокукларын яклау буенча республика комиссиясе чыккан. Моның хакта бүген “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә хәбәр иттеләр.

Татарстан Республикасы мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы “Татарстан Республикасы РТПЦ” филиалы Казан һәм Шәмәрдән шәһәр тибындагы поселок объектларында 30, 31 май һәм 1, 2 июнь көннәрендә сәгать 9.15-17.00 аралыгында планлы эшләр нәтиҗәсендә барлык техник чаралар сүндерелеп торылу турында хәбәр итә:

Оешма һәм предприятиеләр хезмәткәрләренең июнь аенда  ял көннәре хакында  күпсанлы мөрәҗәгатенә җавап итеп ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы хәбәр итә. 

Дәүләт программасы белән башкарылган урам утларын яңарту программасы Мәмдәл авыл җирлегендә дә яңарыш тапты. Мәмдәл авылында 1 км яңа ут чыбыгы сузылды. 10 яңа светодиод лампалар үзәк урамга куелды. Авыл урамы кичләрен яктырып китте.

Мәмдәл авыл җирлегендә яшәүче Шаһиева Васбикамал Шайдулла кызы 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Юбилярны котларга Биектау районы башлыгы Калимуллин Рөстәм Галиулла улы, халыкка соөиалҗ хезмәт күрсәтү бүлеге җитәкчесе Газизов Рафис Гарафи улы, Мәмдәл авыл җирлеге башлыгы Фәрид Сафиуллин килделәр.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International