2016 елның 24-нче май көнне Дөбъяз мәктәбендә соңгы кыңгырау бәйрәме узды. Дөбъяз авылы башлыгы Ә. Низамов укучыларны бәйрәм белән тәбрикләде. “ Алда - белем буразналарында дистә елдан артык инә белән кое казып гыйлем туплауга исәп-хисап тотып, дәүләт имтиханнарын тапшыру тора.Сынауларда тел ачкычы, тапкырлык, зиһенлелек, тәүфыйк юлдаш булып, киләчәктә туплаган гыйлемнәрегезнең файдасын күреп , иминлектә яшәргә язсын Сезгә, кадерле укучылар” дип тәмамлады авыл җирлеге башлыгы үзенең чыгышын