Алан-Бәксәр төп гомуми белем бирү мәктәбендә соңгы кыңгырау чыңлады.

2016 елның 27 мае, җомга
25 май көнне мәктәптә соңгы кыңгырау бәйрәме үтте. Тантаналы чарага укучыларны уку елы тәмамлану белән котларга әти-әниләр, авыл халкы һәм башка кунаклар килгән иде. Чыгарылыш сыйныфлар - 4челәр һәм 9нчы сыйныфлар бик матур программа күрсәттеләр. Алда җәйге каникуллар, ә тугызынчылар өчен сынау елы. Тиздән алар төп дәүләт имтиһаны тапшырып сыналсалар, җәй урталарында үзләренә киләчәк юл сайларга тиеш булалар. Уңышлар телик аларга!
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International