Мәмдәл урта мәктәбендә тантаналы рәвештә 9 һәм 11 сыйныф укучыларына соңгы кыңгырау чыңлады. Чыгарылыш сыйныф укучыларын Биектау муниципаль районы башлыгы урынбасары Гайнутдинова Ләйсән Ильгиз кызы котлады, балаларга бердәм дәүләт имтиханнарында һәм тормыш юлына аяк басканда уңышлар теләде.