ЯҢАЛЫКЛАР


14
июль, 2016 ел
пәнҗешәмбе

Ямаширмә авыл җирлегендә урнашкан  страуслар фермасына көн саен берничә төркем туристлар килә 

Ямаширмә авыл китапханәсе тарафыннан Биектау ҮКС китапханәчеләре өчен Биектау районында Чишмәләр елына багышланган чара булып үтте.

Ямаширмә "Йолдыз" балалар бакчасының өлкәннәр төркеме балалары элемтә бүлегенә  кунакка килделәр.

Ямаширмә авыл җирлегендә урнашкан оешмалар үз территорияләрен тәртиптә тоту буенча даими эш алып баралар

Ямаширмә авыл җирлегендә мәктәп һәм балалар бакчасы янында юл билгеләре куелды.


13
июль, 2016 ел
чәршәмбе

«Шәхси мәгълүматлар турында»гы Федераль закон нигезендә, шәхси мәгълүматлар эшкәртүне башкарып та, Шәхси мәгълүматларны эшкәртү Реестрында теркәлмәгән операторлар ТР буенча Роскомнадзор идарәсенә белдерү хаты җибәрергә тиеш (Гарифҗанов урамы, 28а йорт, Казан, 420138, а/я 25). Роскомнадзор шулай ук реестрда 2011 елның 1 июленә кадәр теркәлгән операторлар өчен оператор турындагы мәгълүматларга узгәрешләр кертү турындагы документ формасының гадиләштерелүе турында хәбәр итә. Шул ук вакытта операторлар Роскомнадзорга мәгълүматлар узгәрү турында 2013 елның 1 гыйварына кадәр итәргә тиешләр иде. Тулырак мәглүмат – http://16.rkn.gov.ru/ сайтында.

11 июльдә Казанда "Куркачи" аэроклубында "Яшь десантчы" дип аталган тик смена ачылды. Биредә быел йөздән артык бала ял итә.

Әле күптән түгел генә Биектау районы үзәгендә ачылган “Тургай” балалар бакчасы территориясе беренче җәйдә үк гөлбакчага әйләнде. Монда һәр төркемнең үзенә бүлеп бирелгән җир мәйданы бар. Җәй башында “Иң ямьле мәйдан” дигән бәйге игълан иткәннәр. Тиздән йомгак ясаячаклар.

Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгына гражданнардан мәктәпләрнең 10 нчы сыйныфка укучылар кабул итүдән баш тартуы турында мөрәҗәгатьләр күп килү сәбәпле, ТР муниципаль берәмлекләренең мәгариф бүлекләре башлыклары 9нчы сыйныфларны тәмамлаучылар һәм аларның әти-әниләре белән аңлату эшләре үткәрергә кушылды.

Иске Рәҗәп урта мәктәбе тагын ике елдан 100 еллыгын билгеләп үтәчәк. Мәктәптә укучыларга хезмәт тәрбиясе бирүнең төгәл системасы эшләнгән. Мәктәпкә заманында “Москвич” машинасы бүләк иткәннәр, республика Мәгариф һәм фән министрлыгы исә трактор биргән.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International