"Чишмәләр җыры" исеме астында үткән шигырь кичәсендә балалар чишмәләргә багышланган шигырьләр сөйләделәр, авылыбызның чишмәләре турында белешмә алдылар. Шулай ук авыл чишмәләрен булышулары турында сөйләп киттеләр. Китапханәчеләр белән бергә кунакка Казан милли китапханәсе хезмәткәрләре- Светлана Римовна һәм Гөларам Шайхулловна да килгәннәр иде. Алар балалар чыгышын зур игътибар белән тынладылар һәм китапханәгә Татарстан республикасының милли китапханә турында китап бүләк иттеләр.Килгән кунаклар авылыбызның чишмәсе янында да булып киттеләр.