ЯҢАЛЫКЛАР


18
июль, 2016 ел
дүшәмбе

Бүген ТР Премьер-министры урынбасары – ТР мәгълүматлаштыру һәм элемтәм инистры Роман Шәйхетдинов электрон хезмәтләр кулланучыларын арттыру буенча киңәшмә үткәрде.

5 ел эчендә дәүләт хөкүмәте һәм җирле үзидарә органнары үз эшчәнлекләре турында “Татарстан Республикасы рәсми порталы” дәүләт мәгълүмати  системасы аша мәгълүмат тарата.

"Питрәч РДВБ (РГВО)" ДБУнең ветеринария комплексы  белгечләре терлекләр өчен ботак азык әзерләү чараларын башкаралар.

«Биржа мәйданчыгы» электрон сәүдә мәйданчыгы азык-төлек продуктлары һәи төзелеш продукциясе җитештерүчеләргә һәм аларны китереп торучыларга үз кулланучылары һәм базарда потенциаль катнашучылар өчен тәкъдимнәр урнаштыру мөмкинлеген ача.

Бүген көннең икенче яртысында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан яшь геологларының III Республика ачык басу  олимпиадасын ачу тантанасында катнашты.

2016 елның 13 июлендә Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгында Министрлык каршындагы Иҗтимагый совет утырышы узды. Утырышта катнашучылар Иҗтимагый совет эшчәнлеге регламентын билгеләде, 2016 елга эш планына үзгәрешләр кертте.

13 июльдә Әлмәт районында урнашкан "Дружба"  балаларны сәламәтләндерү лагеренда Татарстанның яшь геологлары арасында республикакүләм ачык кыр олимпиадасы ачылу тантанасы узачак. Олимпиадада Татарстаннан 35  команда, Кырым Республикасының Бакчасарай районыннан һәм Казахстан Республикасының Усть-Каменогорск шәһәреннән берешәр  команда катнаша.

2016 елның 8-10 августында Алабуга шәһәрендә Казан федераль университетының Алабуга институты базасында  VII  Халыкара Мәктәп укытучылары фестивале узачак. Фестивальдә  Россия регионнарыннан һәм республикабыздан 350  укытучы  катнашачак. Алар өчен мастер-класслар, түгәрәк өстәлләр, эшлекле уеннар, тренинглар һ.б. оештырылачак.

Татарстанда "Үз мәктәбеңә ярдәм ит!" акциясе дәвам итә. Исегезгә төшерәбез, акция 2013 елда Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов башлангычы белән оешкан иде.


14
июль, 2016 ел
пәнҗешәмбе

Ямаширмә мәдәният каршында урнашкан спорт мәйданчыгында балалар үзләренең буш вакытларын үткәрәләр.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International