ЯҢАЛЫКЛАР


19
июль, 2016 ел
сишәмбе

Быел республиканың 1794 чыгарылыш сыйныф укучысына “Укудагы аерым уңышлары өчен” Россия медале тапшырылган. Бу чыгарылыш укучыларының 11 процентын тәшкил итә. Республика медале белән бүләкләнүчеләр 2,21 процент, ягъни 397 укучы. Бу хакта бүген Татарстан Министрлар Кабинетында узган матбугат конференциясендә республика Премьер-министры урынбасары — Татарстан мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов хәбәр итте.

2016 ел нәтиҗәләре буенча, БДИ һәм тугызынчы сыйныфтан соң тапшырыла торган төп дәүләт имтиханы барышында физик затларга карата 23 административ беркетмә төзелгән. Бу хакта бүген Татарстан Министрлар Кабинетында узган матбугат конференциясендә республика Премьер-министры урынбасары — Татарстан мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов хәбәр итте.

Бүген Казанда кооператив институтының яңа уку корпусы нигезенә беренче ташны салу тантанасы булды.

2016 елның беренче яртыеллыгында «Россельхозбанк» АҖнең Татарстан төбәк филиалы тарафыннан сезонлы кыр эшләренә 4 млрд. сум акча җибәрде, бу узган елның шушы чорына караганда 1,4 тапкыр күбрәк.

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – ТР мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов һәм «Оргкомитет «Россия-2018» мәгълүмати технологияләр һәм инфраструктура департаменты директоры павел Погребинский 2018 елда футбол буенча дөнья чемпионаты һәм 2017 елда конфедерация кубогы объектларына ИКТ-инфраструктурасы буенча киңәшмә үткәрде.

2016 елның I яртыеллыгы буенча Татарстан Республикасы Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы тарафыннан 664 гражданнар гаризаләре каралган, аларның 358 (54%) – элемтә хезмәтләре сыйфаты белән бәйле.

Россиянең һәм БДИ илләренең 60 студентлары Microsoft Research җәйге мәктәбендә катнашачак. Бу елны мәктәп беренче тапкыр Казанда узачак. Чарада катнашуга 240 гариза килгән. Җәйге мәктәптә ИТ-индустрия белән бәйле лекция һәм семинарлар узачак.

2016 елның 23 июлендә  Олы Солабаш авылында “ Авыл көне” узачак.

   Барыгызны да бәйрәмгә көтеп калабыз. Башлана 14-00 сәг.


18
июль, 2016 ел
дүшәмбе

Татарстан Республикасы Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы 18-22 июль һәм 25-29 июль көннәре аралыгында сәгать 8.00-18.00 аралыгында Түбән Кама шәһәрендә планлы эшләр нәтиҗәсендә аналог һәм цифралы теле һәм радио тапшырулар сүндерелеп торылачак дип хәбәр итә.

2016 елның 1 февраленнән Иннополиста “Хайтек” онлайн-ресурс эшли башлады. Әлеге басма роботлар, элкетромобильләр, квант технологияләр, медицина өлкәсенлдә ачышлар, шулай ук Иннополисның  кызыклы эшчәнлеге турында яза.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International