2016 елның беренче яртыеллыгында Татарстан яшәүчеләре “Табибка кабул итүгә язылу” электрон хезмәте белән 5,2 млн тапкыр кулланганнар, узган ел белән чагыштырганда бу күрсәткеч ике тапкыр күбрәк.
Татарстан Республикасы Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы Татарстан Республикасы яшәүчеләренә Иннополис шәһәрендәге вакансияләр турында хәбәр итә.
Татарстан Республикасы Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы республика яшәүчеләренә 2016 елның 20 июлендә планлы регламент-профилактик эшләр үткәрелү турында хәбәр итә.
2016 елның 11 июленән 15 июленә кадәр Татарстан Республикасы муниципаль районнарында АПК оешмалары арасында урып-җыю транспортының урып-җыюга әзерлеге буенча конкурс уза.
Татарстан Республикасында икмәк кабул итү предпримятиеләренең һәм элеваторларның бу ел ашлыгын кабул итү әзерлегенә тикшерү башланды.
Бу елның 21 - 22 июлендә Татарстан Республикасы Кукмара муниципаль районының Вахитов ис. АХКК базасында Машина белән сыер саву осталарының 43 нче республика конкурсын үткәрү планлаштырыла. Конкурс операторларның һөнәри осталыгын камилләштерү һәм машина белән сыер савуның алдынгы ысулларын тарату максатында уздырыла.
Бу елның 13 июлендә Россия Федерациясе авыл хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Джамбулат Хатуов Авыл тематикасы буенча мәгълүмати-агарту проектлары Бөтенроссия конкурсының оештыру комитеты утырышын үткәрде.
12 июльдә, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында «Сөтнең сыйфатын арттыру юллары: имчәк сәламәтлеге һәм сыер саву буенча иң яхшы тәҗрибәләр» темасына «Вимм-Билль-Данн» (PepsiCo компанияләре төркеме) ААҖ ярдәмендә оештырылган семинар-уку узды. Чарада 200дән артык кеше катнашты, болар: ветеринария белгечләре, зоотехниклар, республиканың сөтчелек хуҗалыклары җитәкчеләре, терлекчелек буенча консультантлар, шулай ук «Н.Э. Бауман ис. Казан дәүләт ветеринария медицинасы академиясе» югары һөнәри белем бирү ФДБМУнең галимнәр-мөгаллимнәр составы катнашты.
Татарстанда балалары 9 нчы сыйныфны тәмамлаганнан соң 10 нчы сыйныфка кабул итмәү буенча әти-әниләрдән шикаятьләр килүне Татарстан Премьер-министры урынбасары — республика мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов раслады. Бүген Министрлар Кабинетында узган брифингта ул бу гамәлне закон нигезендә башкарылмавын билгеләп үтте.