Балалар хат ташучы һәм почта хезмәткәрләренең эше белән таныштылар, . Почта, почта ящигы, хат, посылка, открытка кебек сүзләр белән сүз байлыгын баеттылар. Балалар почтага килгән газет-журналлар белән таныштылар, гаиләләре белән нинди газета укыганлыкларын сөйләделәр.Атна барышында балалар сюжетлы-рольле “Почта” уенын уйнадылар, “Почтада кем эшли?” дигән тема буенча әңгәмә уздырдылар, “Трое из Простоквашино” мультфильмын карадылар.“Гаилә, мәхәббәт, тугрылык көне” уңаеннан, әти-әниләренә рәсем рәвешендә хат яздылар.