Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Бөек Петр исемендәге Санкт-Петербург политехника университеты ректоры, профессор Андрей Рудский белән очрашты.
Испаниянең SCImago-2016 иң яхшы дөнья фәнни-тикшеренү институтлары һәм оешмалары рейтингының чираттагы чыгарылышында Казан (Идел буе) федераль университеты Россия вузлары арасында 6 урынны биләгән.
16 июльдә Арчада «Һәрчак дуслар булып яшик без туган илдә» дип аталган балалар фестивале узачак. Сабантуй форматында уздырылган әлеге чарада республика районнарыннан балалар катнашачак.
«Шәхси мәгълүматлар турында»гы Федераль закон нигезендә, шәхси мәгълүматлар эшкәртүне башкарып та, Шәхси мәгълүматларны эшкәртү Реестрында теркәлмәгән операторлар ТР буенча Роскомнадзор идарәсенә белдерү хаты җибәрергә тиеш (Гарифҗанов урамы, 28а йорт, Казан, 420138, а/я 25). Роскомнадзор шулай ук реестрда 2011 елның 1 июленә кадәр теркәлгән операторлар өчен оператор турындагы мәгълүматларга узгәрешләр кертү турындагы документ формасының гадиләштерелүе турында хәбәр итә. Шул ук вакытта операторлар Роскомнадзорга мәгълүматлар узгәрү турында 2013 елның 1 гыйварына кадәр итәргә тиешләр иде. Тулырак мәглүмат – http://16.rkn.gov.ru/ сайтында.
Татарстан Республикасы Әлки муниципаль районының Түбән Колчурино авылыннанКФХ башлыгы Сергей Рыжков эре мөгезле терлекләр өчен 100 башка исәпләнгән сыер абзары төзи.
Бүген «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтовның чәчүлекләрне корылыктан саклап калу чаралары темасына матбугат конференциясе узды.
Татарстан Республикасы Баулы муниципаль районында авыл хуҗалыгы формированиеләре терлекчеләрен кече ветеринария белгечләре булып эшләү өчен кирәкле практик күнекмәләргә өйрәтү курслары дәвам итә. Курсларда 26 кеше укый.
Бүген Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында Татарстан Республикасы АПК оешмалары арасында 2016 елгы урып-җыю кампаниясенә әзерлек буенча конкурслар уздыру турында киңәшмә узды.
7 июльдә Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында терлекчелек тармагының 2016 елдагы ярты еллык эшенә йомгаклар ясалды. Чара Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының терлекчелек буенча урынбасары Нәҗип Хаҗипов рәислегендә узды.
2016 елның 4 июленнән 10 июльгә кадәр “112” номерына 42 459 шалтырату ясалган, аларның 50,5% ялган булган. Бу вакытта 11 036 вакыйгалар карточкалары ясалган: 36% очракта ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы, 34% очракта ТР Эчке эшләр министрлыгы, 30% очракта ТР Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы катнашу кирәк булган.