Бүген ТР Премьер-министры урынбасары – ТР мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов Сколково Мәскәүдә идарә мәктәбе делегациясенә казан ИТ-паркы буенча экскурсия ясады.
6 июльдә Чистай шәһәрендә мәгариф хезмәткәрләренең һөнәри үсеше мәсьәләләре буенча республикакүләм киңәшмә узды.
Мәгариф һәм фән өлкәсендә федераль күзәтчелек хезмәте бердәм дәүләт имтиханнарын камилләштерү буенча тәкъдимнәр кабул итә башлый.
6 июльдә Иннополис Университетында программалаштыру буенча олимпиадага әзерләүнең җәйге мәктәбе үз эшен башлады. Мәктәп ун көн буе эшлиячәк. Программалаштыру буенча шөгыльләрдән тыш укучылар өчен топ-менеджерлар катнашында мастер-класслар оештырылачак.
Россия Федерациясе элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министрлыгы чираттагы РФ Хөкүмәте карары проектын фикер алышуга чыгарды. Әлеге карар проекты элемтә оператоларының күпфатирлы йортларга технологик керү тәртибен җиңеләйтә. Фикер алушы 2016 елның 7 июленә кадәр дәвам итәчәк.
27-30 июль көннәрендә Иннополис Университетында Sailfish OS платформасына багышланган беренче җәйге мәктәп узачак. ”Ачык мобиль платформа” компаниясе студентларны, аспиратларны, кушымталар эшләүче разработчиклары һәм барлык теләүчеләрне әлеге чарага чакыра.
Бүген Казан (Идел буе) Федераль университетында беренче проректор Рияз Минзарипов җитәкчелегендә мәктәп укучылары арасында информатика буенча халыкара олимпиадага әзерләнү буенча киңәшмә узды.
«Шәхси мәгълүматлар турында»гы Федераль закон нигезендә, шәхси мәгълүматлар эшкәртүне башкарып та, Шәхси мәгълүматларны эшкәртү Реестрында теркәлмәгән операторлар ТР буенча Роскомнадзор идарәсенә белдерү хаты җибәрергә тиеш (Гарифҗанов урамы, 28а йорт, Казан, 420138, а/я 25). Роскомнадзор шулай ук реестрда 2011 елның 1 июленә кадәр теркәлгән операторлар өчен оператор турындагы мәгълүматларга узгәрешләр кертү турындагы документ формасының гадиләштерелүе турында хәбәр итә. Шул ук вакытта операторлар Роскомнадзорга мәгълүматлар узгәрү турында 2013 елның 1 гыйварына кадәр итәргә тиешләр иде. Тулырак мәглүмат – http://16.rkn.gov.ru/ сайтында.
9 июльдә 15:00 сәгатьтә Казаклар авыл җирлегендә балаларның һәм яшьләрнең җәйге ялларын оештыру максатларында "Кичке уеннар" уены үткәрелде. Бу бәйрәмне авылыбызның яшьләре оештырды. Бик күнелле үтте.
8 нче июльдә "Кичке уеннар" үткәрү өчен Өлә-Казаклар авылыннан бирнә җыелды.