«Шәхси мәгълүматлар турында»гы Федераль закон нигезендә, шәхси мәгълүматлар эшкәртүне башкарып та, Шәхси мәгълүматларны эшкәртү Реестрында теркәлмәгән операторлар ТР буенча Роскомнадзор идарәсенә белдерү хаты җибәрергә тиеш (Гарифҗанов урамы, 28а йорт, Казан, 420138, а/я 25). Роскомнадзор шулай ук реестрда 2011 елның 1 июленә кадәр теркәлгән операторлар өчен оператор турындагы мәгълүматларга узгәрешләр кертү турындагы документ формасының гадиләштерелүе турында хәбәр итә. Шул ук вакытта операторлар Роскомнадзорга мәгълүматлар узгәрү турында 2013 елның 1 гыйварына кадәр итәргә тиешләр иде. Тулырак мәглүмат – http://16.rkn.gov.ru/ сайтында.
3 июль Россиядә ЮХИДИ хезмәткәрләре көне булып санала. Шул уңайдан Ямаширмә "Йолдыз" балалар бакчасында 4 июльдән 8 июльгә кадәр “Юл йөрү кагыйдәләрен яхшы бел!” атналыгы узды. Атна буе балаларның юл йөрү кагыйдәләре турында белемнәре ныгытылды, юлда үз-үзеңе тоту кагыйдәләре кабатланды.
Татарстанлылар региональ закон буенча фикер алыша ала. ТР дәүләт хезмәтләр порталының “Норматив хокук актлары проектлары буенча җәмгыяти фикер алышу” сервисында сату өлкәсендәге яңа закон проекты бастырылды.
2015-2016 уку елына “Мөстәкыймовлар олимпиадасы” бәйгесенә нәтиҗә ясалды. Өч турда да катнашып, иң югары балл җыйган абсолют җиңүчеләр билгеле булды. Менә алар:
РФ Президенты карамагындагы Россия халык хуҗалыгы һәм дәүләт хезмәте академиясенең Җәйге кампусында 28 илдән һәм Россиянең 27 төбәгеннән 226 студентның катнашуы көтелә. Бу хакта "Татар-информ" агентлыгы хәбәрчесе белән әңгәмәдә РФ Президенты карамагындагы Россия халык хуҗалыгы һәм дәүләт хезмәте академиясе проректоры, Россия Инновацион төбәкләр ассоциациясе директоры Иван Федотов белдерде.
4 июль көнне Арча районы Яңа Кырлай авылы җирлегендә “Без –Тукай оныклары” исемле чатырлы ял аланы ачылды. Ул 10 июльгә кадәр дәвам итәчәк. Аны республика Мәгариф һәм фән министрлыгы, Татарстан мәгарифне үстерү институты, Арча районы оештырды.
"Иң яхшы билингваль балалар бакчасы" республикакүләм конкурсына йомгак ясалды. Җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы 4 июльдә Түбән Камада үтте.
2016 елның 1 июненнән 30 июненә кадәрге вакыт аралыгында Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгының Мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаментына 107 мөрәҗәгать кабул ителде, шул исәптән 24 мөрәҗәгать ришвәтчелек очраклары турында.
9-14 июль көннәрендә Татарстанның Алексеевск районы Биләр дәүләт тарихи-археологик һәм табигый музей-тыюлыгында үткәреләчәк “Сәләт” V Халыкара белем бирү яшьләр форумында катнашучылар киңкүләмле флешмоб әзерли. Бу хакта бүген “Татар-информ” уздырган матбугат конференциясендә форумның башкарма директоры Тимур Сөләйманов хәбәр итте. Аның сүзләренә караганда, флешмобны 13 июль көнне оештыру ниятләнә. Бу көнне форумга ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, РФ табигый ресусрлар һәм экология министры Сергей Донской һ.б. рәсми затлар килүе көтелә.
Татарстанда 2016 елның икенче яртысына республика һәм җирле басмаларга язылу тәмамланды. "Татмедиа" акционерлык җәмгыяте басмаларының гомуми тиражы 250 мең 443 нөсхә тәшкил иткән, бу 2015 елның икенче яртысындагының 92,1 проценты. Бу хакта «Татмедиа» АҖ генераль директоры Андрей Кузьмин хәбәр итте.