Юл йөрү кагыйдәләрен кабатладык

2016 елның 8 июле, җомга

Балалар белән темага карата дидактик, хәрәкәтле  уеннар уйналды. Ә 8 июль көнне балалар бакчасында моһҗиза булды: җәй көне балалар бакчасына Кыш бабай кунакка килде. Кышкы әкияти герой, юл йөрү кагыйдәләрен белмәгәч, Яңа ел башыннан ук үзенең өенә кайта алмыйча адашып йөргән һәм яңадан балалар бакчасы янына килеп чыккан. Ул балаларга үзенә булышуларын сорады. Балалар Кыш бабайга бик теләп булыштылар: аңа юл билгеләре турында шигырләр, “Шофер булам” дигән җыр җырлап, уеннар уйнап, юлдә ничек йөрергә кирәклеген аңлаттылар. Кыш бабай ахырдан балаларга рәхмәт әйтеп, Яңа ел бәйрәменең традициясен дәвам итеп, балаларга бүләк бирде һәм Чыршы бәйрәменә килергә вәгъдә бирде,  Балалар да Кыш бабайга рәхмәт әйтеп, аңа балалар бакчасы юлының сызымын бирделәр

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International