ЯҢАЛЫКЛАР


17
август, 2016 ел
чәршәмбе

«Шәхси мәгълүматлар турында»гы Федераль закон нигезендә, шәхси мәгълүматлар эшкәртүне башкарып та, Шәхси мәгълүматларны эшкәртү Реестрында теркәлмәгән операторлар ТР буенча Роскомнадзор идарәсенә белдерү хаты җибәрергә тиеш (Гарифҗанов урамы, 28а йорт, Казан, 420138, а/я 25). Роскомнадзор шулай ук реестрда 2011 елның 1 июленә кадәр теркәлгән операторлар өчен оператор турындагы мәгълүматларга узгәрешләр кертү турындагы документ формасының гадиләштерелүе турында хәбәр итә. Шул ук вакытта операторлар Роскомнадзорга мәгълүматлар узгәрү турында 2013 елның 1 гыйварына кадәр итәргә тиешләр иде. Тулырак мәглүмат – http://16.rkn.gov.ru/ сайтында.

Мәмдәл авыл мәчете территориясен тигезләү һәм койма белән әйләндерү эшләре бара.

Мәмдәл авылы җирлегенә кергән Юртыш авылында яңа зиарат әйләнәсен кору дәвам итә. Авыл яшьләре бердәм булып бу эштә катнашалар.


16
август, 2016 ел
сишәмбе
Өмәдә 36 кеше катнашты. Ике трактор эшләде, өмә барышында корый башлаган биек агачлар киселде, әйләнә-тирәдәге үләннәр һәм кычыткан, тигәнәк чабылды. Биектау районында чишмәләр елы диеп игълан ителгән 2016 ел истәлеге буларак, бик тиздән биредә чишмәгә буралап яңа әвеслек куелачак, су ага торган торбалар яңартылачак, авылдан чишмәгә килә торган юлдагы басма-күпер ремонтланачак.

Олы Битаман авылында яшәүче Вәлиуллина Фирая Зыятдин кызына 16 август көнне 85 яшь тулды. Олы Битаман китапханәчесе Рәсимә Мөхәрләмова һәм авыл җирлеге сәркатибе Фирая апаны туган көне белән тәбрикләделәр. 

«Шәхси мәгълүматлар турында»гы Федераль закон нигезендә, шәхси мәгълүматлар эшкәртүне башкарып та, Шәхси мәгълүматларны эшкәртү Реестрында теркәлмәгән операторлар ТР буенча Роскомнадзор идарәсенә белдерү хаты җибәрергә тиеш (Гарифҗанов урамы, 28а йорт, Казан, 420138, а/я 25). Роскомнадзор шулай ук реестрда 2011 елның 1 июленә кадәр теркәлгән операторлар өчен оператор турындагы мәгълүматларга узгәрешләр кертү турындагы документ формасының гадиләштерелүе турында хәбәр итә. Шул ук вакытта операторлар Роскомнадзорга мәгълүматлар узгәрү турында 2013 елның 1 гыйварына кадәр итәргә тиешләр иде. Тулырак мәглүмат – http://16.rkn.gov.ru/ сайтында.


15
август, 2016 ел
дүшәмбе
Халык белән терроризм, экстремизм турында әңгамә үткәрелде, шулай ук балалар, яшьүсмерләрне тәрбияләү, ата-ананың балалар кылган гамәлләр өчен җаваплылыгы турында сөйләнде.
Җыелышны Алан-Бәксәр авыл җирлеге Советы "Биектау коммуналь челтәрләре" акционерлык җәмгыяте вәкилләре белән берлектә үткәрде. Халык алдында АҖ нең директоры Руслан Алиев, Дөбъяз зонасы буенча мастер Ренат Халитов, контролерлар һәм специалистлар чыгыш ясады, кызыксындырган сорауларга җавап бирделәр.

“Татарстан Республикасының бәйрәм көннәре һәм истәлекле даталар турында”гы Татарстан законы буенча 30 август эш көне булмаган бәйрәм көне булып санала. Ул көнне Республика көне билгеләп үтелә. Бу хакта Татарстанның Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Урыны белән корылык, урыны белән артык дым булу зур йогынты ясый.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International