Иннополис шәһәрендә мәгариф хезмәткәрләре август киңәшмәсенең «Укытучының профессиональ үсеше һәм карьерасы: төп юнәлешләр һәм нәтиҗәләр» дигән секция утырышы узды. Аның эшендә мәгариф учреждениеләре җитәкчеләре һәм аларның уку-укыту эшләре буенча урынбасарлары, районнардагы директорлар советы рәисләре, өстәмә һөнәри белем бирү оешмалары һәм профсоюз вәкилләре катнашты. Актуаль темаларга тәкъдим ителгән кече пленумнарны Мәскәүдән махсус чакырылган күренекле галимнәр, мәгариф эшлеклеләре алып барды.
Бүген Иннополис шәһәрендә “Укытучының һөнәри үсеше һәм карьерасы” дип аталган форум башлана. Форумда Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов катнаша.
«2014 — 2020 елларга Татарстан Республикасы дәүләт телләрен һәм Татарстан Республикасында башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү турында» дәүләт программасын тормышка ашыру максатында, агымдагы елның 21-23 август көннәрендә Казан шәһәрендә Россия Федерациясе төбәкләре милли мәгариф кураторлары, татар телендә укытыла һәм татар теле укытыла торган мәгариф оешмалары җитәкчеләре, татар теле һәм әдәбияты укытучылары, татар милли-мәдәни автономияләре хезмәткәрләренең семинар-киңәшмәсе үткәрелә.
2016 елның 15 августына Татарстан Республикасының икмәк кабул итү предприятиеләренә һәм элеваторларына 1 миллион 10 мең тонна ашлык керде. Шул исәптән 639,9 мең тонна бодай, 133,3 мең тонна арыш, 166,6 мең тонна арпа, 9,5 меңтонна солы кертелде.
Татарстан кырларына урып-җыюда эшләүче механизаторларның күңелләрен күтәрү максатыннан агитбригадалар чыга. Шул нияттән Баулы муниципаль районы кырларына Татар Кандызы авылы Мәдәният йортыннан үзешчән артистлар килде. Ә шушы көннәрдә алар “Сәлихов” крестьян-фермер хуҗалыгы кырларында булып киттеләр. Механизаторлар артистларны бик җылы каршылыйлар һәм аларга күңелле ял минутлары бүләк иткән өчен рәхмәт белдерәләр.
Республикада бөртекле һәм кузаклы культуралар җыюны өч район – Биектау, Зәй һәм Саба районнары төгәлләде. Зәй районында 135,4 мең тонна ашлык җыелган, уртача уңдырышлылык – 37 ц/га, Биектау районында – 83,4 мең тонна (27,2 ц/га), Саба районында – 71,2 мең тонна (30,1 ц/га). Исегезгә төшерәбез, республикада беренчеләрдән булып бу культураларны җыюны Әтнә районы игенчеләре төгәлләгән иде, алар 56,2 мең тонна ашлык җыйдылар, уңдырышлылык – 30,8 ц/га. Бу көннәрдә бөртеклеләр җыюны Алексеевск,Түбән Кама, Чистай районнары төгәлләргә тора.
Россиядә беренче тапкыр уздырылган информатика буенча халыкара олимпиадада илебез командасы шактый уңышлы чыгыш ясаган. Интеллектуаль ярышта көндәшлек бик көчле булса да, илебез өчен чыгыш ясаган 7 егет һәм 1 кыз барысы да медальле булды. Гомуми команда исәбендә исә безнекеләр Кытайга гына бирешеп, икенче баскычны яулады.
Татарстанда хокук бозуларны кисәтү, җинаятьләрне ачуда ярдәм итү, кешеләр күпләп җыелган урыннарда ни булганын мизгел эчендә күрү мөмкинлеге бирү – “Имин шәһәр” комплексына салынган бурыч. Республиканың видеокүзәтү системасы үзәге булырга тиешле һәм Татарстанда булган барлык камераларны үзенә алачак бердәм мәгълүмати ресурс эшкәртү эшләре тәмам дияргә була.
ТР Премьер-министры урынбасары - мәгълүмат һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов Казанда узган мәктәп укучылары арасында информатика буенча XXVIII Халыкара олимпиадасында көмеш медаль яулаган призерларны котлауда катнашты.
«Шәхси мәгълүматлар турында»гы Федераль закон нигезендә, шәхси мәгълүматлар эшкәртүне башкарып та, Шәхси мәгълүматларны эшкәртү Реестрында теркәлмәгән операторлар ТР буенча Роскомнадзор идарәсенә белдерү хаты җибәрергә тиеш (Гарифҗанов урамы, 28а йорт, Казан, 420138, а/я 25). Роскомнадзор шулай ук реестрда 2011 елның 1 июленә кадәр теркәлгән операторлар өчен оператор турындагы мәгълүматларга узгәрешләр кертү турындагы документ формасының гадиләштерелүе турында хәбәр итә. Шул ук вакытта операторлар Роскомнадзорга мәгълүматлар узгәрү турында 2013 елның 1 гыйварына кадәр итәргә тиешләр иде. Тулырак мәглүмат – http://16.rkn.gov.ru/ сайтында.