Олы Битаман авылында яшәүче Вәлиуллина Фирая апага 85 яшь!

2016 елның 16 августы, сишәмбе

Фирая апа урта мәктәпнең җиде сыйныфын тәмамлаганнан соң авыл хуҗалыгы техникумында агрономлык белгечлеген ала һәм шул профессия буенча эшли. 1960 елда ул Олы Битаман авыл китапханәсен кабул итеп ала. Фирая апа эшләгән дәвердә китапханә күп төрле дипломнар,грамоталар белән бүләкләнә.  Китапханәне ул 28 ел җитәкли. Лаеклы ялга чыкканнан соң  Фирая апа Олы Битаман авылында музей оештыра, ул җыйган материаллар әле дә булса, мәктәп музеенда саклана.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International