Узган шимбәдә Алан-Бәксәр авылы кырыендыгы ермакта урнашкан чишмә янын чистарту буенча өмә уздырылды.

2016 елның 16 августы, сишәмбе
Өмәдә 36 кеше катнашты. Ике трактор эшләде, өмә барышында корый башлаган биек агачлар киселде, әйләнә-тирәдәге үләннәр һәм кычыткан, тигәнәк чабылды. Биектау районында чишмәләр елы диеп игълан ителгән 2016 ел истәлеге буларак, бик тиздән биредә чишмәгә буралап яңа әвеслек куелачак, су ага торган торбалар яңартылачак, авылдан чишмәгә килә торган юлдагы басма-күпер ремонтланачак.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International