Биектау районында яшәүче мохтаҗ гаиләләрдә тәрбияләнүче беренче сыйныф укучылары өчен "Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит" Республика хәйрия акциясе кысаларында тантаналы чара оештырдылар. Биредә балаларга букчалар һәм мәктәп кирәк-яраклары тапшырылды.
«Шәхси мәгълүматлар турында»гы Федераль закон нигезендә, шәхси мәгълүматлар эшкәртүне башкарып та, Шәхси мәгълүматларны эшкәртү Реестрында теркәлмәгән операторлар ТР буенча Роскомнадзор идарәсенә белдерү хаты җибәрергә тиеш (Гарифҗанов урамы, 28а йорт, Казан, 420138, а/я 25). Роскомнадзор шулай ук реестрда 2011 елның 1 июленә кадәр теркәлгән операторлар өчен оператор турындагы мәгълүматларга узгәрешләр кертү турындагы документ формасының гадиләштерелүе турында хәбәр итә. Шул ук вакытта операторлар Роскомнадзорга мәгълүматлар узгәрү турында 2013 елның 1 гыйварына кадәр итәргә тиешләр иде. Тулырак мәглүмат – http://16.rkn.gov.ru/ сайтында.
11 август көнне Кече Рәч клубында түгәрәк өстәл артында терроризмга каршы профилактик әңгәмәле кичә узды.
Биектауның "Өмет" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге белгечләре социаль куркыныч хәлдә булган гаиләләр өчен тренинг дәресе үткәрде. Ул үз-үзеңне төрле тормыш хәлләрендә контрольдә тотарга өйрәтүгә багышланган иде.Тренинг барышында төрле төрдәге террорчылык актлары шартларында гамәлләр тәртибе турында сөйләделәр.
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында Татарстан Хөкүмәте, ТР Профсоюзлар федерациясе һәм Татарстанда эш бирүчеләрнең Координацион советы арасында минималь хезмәт хакы дәрәҗәсе турында килешү имзаланды. Әлеге чарада Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков та катнашты.
2016 елда Биектауның "Өмет" халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәге тарафыннан эшләнгән “Адым артыннан адым” социаль проекты коммерцияле булмаган оешмалар өчен республика Министрлар Кабинеты грантларын алу конкурсында җиңү яулады.