11 август көнне Алан-Бәксәр авыл җирлегендә халык җыены үтте.

2016 елның 12 августы, җомга
Җыенда Биектау муниципаль районы башлыгы урынбасары Әнәс Шакиров, район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Ринат Сабирҗанов, торак-коммуналь мөнәсәбәтләр һәм архетиктура буенча урынбасары Дамир Шәйдуллин, полиция участок хезмәткәре Дилюс Абдуллин, "Биектау коммуналь челтәрләре" оешмасы директоры Руслан Алиев катнашты. Җыенда түбәндәге мәсьәләләр каралды:
 - Россия Федерациясе Дәүләт думасына агымдагы елның 18 сентябрендә булачак сайлаулар;
 - терроризм һәм экстремизмнан саклану;
 - халыкны су белән тәэмин итүдәге прооблемалар;
 - янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләре;
 - гаиләдә балалар һәм яшүсмерләрне тәрбияләү;
 - Алан-Бәксәр авылында чишмә һәм һәйкәлне төзекләндерү;
 - җирлектә узара салым программасы үтәлеше һәм башкалар. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International