ЯҢАЛЫКЛАР


27
сентябрь, 2016 ел
сишәмбе

Тукай "Шәфкать" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге психологлары Ләйсән Насыйрова һәм Екатерина Погодина “Яшәү ямьле” программасын гамәлгә ашыру кысаларында "Минем киләчәк минем кулда" психологик тренингы үткәрде. Чарада Князев гомуми белем бирү мәктәбенең 8 нче сыйныф укучылары катнашты.

 

20 нче сентябрьдән 24 сентябрьга кадәр "Казан ярминкәсе" базасында пенсия яшендәге гражданнар өчен махсуслаштырылган "Актив озын гомер" махсуслаштырылган күргәзмәсе оештырылды.

Бу көннәрдә Татарстан Республикасының хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгында социаль хезмәт күрсәтү учрежденияләрендә террорчылыкка һәм экстремизмга каршы тору тематикасына багышланган конкурсның нәтиҗәләре билгеле булды.

Интернет челтәрендә "Россиядә эш" хезмәт һәм мәшгульлек буенча Федераль хезмәт порталы үз эшен дәвам итә. Порталның эш урыннары базасында Россия Федерациясе эш бирүчеләреннән 1,2 млн тәкъдим бар. Шул исәптән, Татарстан Республикасы оешмалары да 37 мең вакантлы эш урыннары хакында хәбәр иткән.

Халыкның тормыш дәрәҗәсен арттыру, хезмәт, чит ил хезмәткәрләрен җәлеп итү мәсьәләләре буенча Республика комиссиясе катнашлыгы ярдәмендә эш бирүчеләр хезмәткәрләренә бурычларын кайтаруын дәвам итә.

Россия Федерациясе Мәгариф һәм фән министрлыгында "Һөнәри бәйрәм - Тәрбиячеләр һәм мәктәпкәчә белем бирү оешмалары хезмәткәрләре көнен билгеләү турында" боерык басылды. Илебездәге балалар бакчасында эшләүчеләрне хөрмәтләү көне итеп 27нче сентябрь сайланды.

Самарада "Россиянең ел укытучысы - 2016" Россиякүләм бәйгесе кысаларында үтүче ачык дәресләр старт алды.  Татарстан Республикасын бәйгедә региональ этап җиңүчесе, Казанның 90нчы номерлы гимназиясендә тарих һәм җәмгыять белеме укытучы Иван Филатов тәкъдим итә.

Республиканың 7-9нчы сыйныф укучыларына төп фәннәрдән 180меңгә якын электрон дәреслекләр лицензиясе тапшырылды. Рус теле, әдәбият, инглиз теле, немец теле, француз теле, Россия һәм гомуми тарих, җәмгыять белеме, география, алгебра, геометрия, физика, биология, химия, сынлы сәнгать, музыка, физик культура, тормыш иминлеге нигезләре буенча дәреслекләрне балалар инде бу елны ук куллана алачаклар. 

Татарстан Республикасының яшь юл хәрәкәте инспекторлары командасы  юл йөрү кагыйдәләрен өйрәнүгә һәм үтәүгә багышланган 31нче Европакүләм бәйгедә икенче урын яуладылар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International