Террорчылыкка һәм экстремизмга каршы тору буенча фотосүрәтләр конкурсының җиңүчеләре игълан ителде

2016 елның 27 сентябре, сишәмбе

Бу көннәрдә Татарстан Республикасының хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгында социаль хезмәт күрсәтү учрежденияләрендә террорчылыкка һәм экстремизмга каршы тору тематикасына багышланган конкурсның нәтиҗәләре билгеле булды.

Әлеге конкурска килгән эшләр нәтиҗәләре буенча, түбәндәге ведомство карамагындагы учрежденияләр җиңүче дип билгеләнде: Яр Чаллы “Асылташ” балалар һәм яшүсмерләр приюты, Баулы, Норлат, Тукай, Балтач, Минзелә районнарының халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәкләре.

Җиңүчеләрне котлыйбыз һәм барлык катнашучыларга да рәхмәтебезне белдерәбез.

Билгеләп үтик, әлеге конкурс "Экстремизмга – Юк!" айлык кысаларында үткәрелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International