"Шәфкать" үзәге хезмәткәрләре психологик тренинг үткәрде

2016 елның 27 сентябре, сишәмбе

Тукай "Шәфкать" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге психологлары Ләйсән Насыйрова һәм Екатерина Погодина “Яшәү ямьле” программасын гамәлгә ашыру кысаларында "Минем киләчәк минем кулда" психологик тренингы үткәрде. Чарада Князев гомуми белем бирү мәктәбенең 8 нче сыйныф укучылары катнашты.

Әйтеп узырга кирәк, тренингның максаты булып балигъ булмаганнарда уңай тормыш максатларын формалаштыру һәм аларга ирешергә өйрәтү торды.

Чара барышында шәхси җаваплылыкны арттыруга юнәлдерелгән практик күнегүләр оештырылды. Оештыручылар сүзләре буенча, барлык куелган бурычлар да гамәлгә ашырылды, һәм иң мөһиме катнашучылар канәгать калды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International