ЯҢАЛЫКЛАР


27
сентябрь, 2016 ел
сишәмбе

Беренче Идел буе федераль округы кадетлар корпусы фестиваленең ябылу тантанасында Татарстан Республикасының баш федераль инспекторы Ренат Тимерҗанов һәм Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрының урынбасары Илдар Мөхәммәтов катнаштылар. Чара Воткинск шәһәрендә Идел буе федераль округының Удмуртия кадетлар корпусында узды.

“Норматив хокукый актлар буенча җәмгыяти фикер алышу” сервисында кече һәм урта эшмәкәрлек үсеше турында законга үзгәрешләр кертү турында фикер алышу тәмамланып килә. Порталда теркәлгәннәр закон проектына үз фикерләрен һәм комментарийларын 28.09.2016 кадәр язып калдыра ала. 

Бүген «Байтик» лагерендә IT-Jump проекты катнашучылары ТР мәгълүмати технологияләр үзәге башкаручы директоры Татьяна Камалетдинова белән очрашты.

Татарстан Республикасы дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр Порталында тагын 3 өстәмә мәгариф оешмасы хезмәтләрен түләп була.

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Монреальга (Канада) эш сәфәре белән килде.   Шулай ук Татарстан Республикасы рәсми делегациясендә ТР Премьер-министры урынбасары - ТР мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов та бар.

ТР мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы һәм ТР мәгълүмати технологияләр үзәге хезмәткәрләре «Милләтләр кроссы - 2016» чарасында катнашты. Чарада ТР мәгълүматлаштыру һәм элемтәм инистрлыгының беренче урынбасары Дмитрий Вандюков та катнашты. 

РФ Мәгариф һәм фән министрлыгы юл йөрү куркынычсызлыгына багышланган Бөтенроссия күләмендәге "Йөз шәһәр - бер үк кагыйдә" исемле конкурс үткәрә. Ярышта белем бирү оешмаларында эшләүче педагоглар катнаша ала. Ярышның максаты - балалар өчен шундый ук исем астындагы белем бирү-агарту дәресе өчен материаллар туплау.

Ямаширмә балалар бакчасының зурлар катнаш төркеме балалары "Экстремизмга -юк дибез!" айлыгы кысаларында "Кем көчле" исемле татар халкы әкиятенә нигезләнгән тамаша күрсәтте.


26
сентябрь, 2016 ел
дүшәмбе
24 сентябрь көнне Алан-Бэксэр авыл җирлеге Биектау авылында спорткомплекс янында үткән өлкәннәр көненә багышланган көзге ярминкәдә катнашты. Бу көнне сатып алучыларга бәрәнге, яшелчә, җиләк-җимеш, сөт продуктлары, йомырка, чәчәк суганчалары тәкъдим ителде.

Иске- Казан авыл җирлеге район ярминкәсендә катнашты. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International