Чистай интернат-йорты "Минем ел – минем байлык" конкурсында катнашты

2016 елның 27 сентябре, сишәмбе

20 нче сентябрьдән 24 сентябрьга кадәр "Казан ярминкәсе" базасында пенсия яшендәге гражданнар өчен махсуслаштырылган "Актив озын гомер" махсуслаштырылган күргәзмәсе оештырылды.

Әлеге күргәзмә кысаларында "Минем ел – минем байлык" конкурс-фестиваленә һәм "Алтын көз" социаль программалар конкурсына йомгак ясалды.

"Минем ел – минем байлык" фестивалендә Чистай "Юлдаш" өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йорты карамагында яшәүчеләр актив катнашты. Анна Ватрушкина исә "Вокал" номинациясендә беренче урынга лаек булды.

"Алтын көз" социаль программалар конкурсында Чистай "Юлдаш" интернат-йорты белгечләре “Иҗат шатлыгы” һәм "Икенче сулыш" номинацияләрендә чыгыш ясады.

Конкурс ахырында барлык катнашучыларга да истәлекле бүләкләр тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International