ЯҢАЛЫКЛАР


19
октябрь, 2016 ел
чәршәмбе

Иннополис университеты территориясендә “Технологик процесс белән идарә итүдә автомат система киберкуркынычсызлыгы” (”Кибербезопасность АСУ ТП”) темасына еллык IV конференция эшен башлады.

 

Иннополис университеты территориясендә “Технологик процесс белән идарә итүдә автомат система киберкуркынычсызлыгы” (”Кибербезопасность АСУ ТП”) темасына еллык IV конференция эшен башлады. Аны ачу тантанасында Татарстан Хөкүмәте башлыгы Илдар Халиков катнашты.

Авырганыңны белү түгел, белмәү куркыныч, дип табиблар һәркемне  ВИЧ-инфекциягә тикшеренергә өнди.  Әлеге чирне йоктырган кеше озын һәм бәхетле гомер кичерә ала. Вакытында дәвалана башласа, билгеле. «Мураками» төркеме җырчысы Диләрә Ваһапова да ВИЧ-инфекциянең  чыннан да җитди проблема булуын таный. Әмма шул ук вакытта, җырчы сүзләренчә, бөтен проблеманың да чишелеше бар – иң мөһиме «башыңны комга яшермәү».

Көзгә керү белән борын мышкылдатып, йөткереп-төчкереп йөрүчеләр күбәя. Алай гына булса яхшы әле, салкын тидереп яки вируслы инфекция эләктереп атна-ун көн дәвамында ятактан тора алмыйча ятуың да бар. Әмма үзең авырсаң бер хәл, иң кыены - нарасыйларыбызның чирләве.  Балаларны көзге-кышкы чорда ОРВИ-грипптан ничек сакларга, нинди кисәтү чараларын күрергә? Вирусларга каршы препаратлар куллану һәм витаминнар эчүнең файдасы бармы? Бу хакта Intertat.ru хәбәрчесе балалар табибы белән сөйләште.

«Шәхси мәгълүматлар турында»гы Федераль закон нигезендә, шәхси мәгълүматлар эшкәртүне башкарып та, Шәхси мәгълүматларны эшкәртү Реестрында теркәлмәгән операторлар ТР буенча Роскомнадзор идарәсенә белдерү хаты җибәрергә тиеш, ә инде 2015 елның 1 сентябреннән, “Россия Федерациясенең информацион-телекоммуникация челтәрләрендә шәхси мәгълүматларны эшкәртү тәртибенең төгәллеген тикшерү өлкәсендә кайбер закон чыгару актларына үзгәрешләр кертү турындагы” 242-ФЗ санлы Федераль законның (21.07.2014 кабул ителгән) 2 маддәсе нигезендә, өстәмә рәвештә, РФ гражданнарының шәхси мәгълүматлары саклана торган мәгълүмат базасы урнашкан урынны күрсәтергә кирәк булачак.

Казан шәһәренең төрле районнарында гомер итүче,  чәчләренә чал кергән 28 пар  өчен бүген кабат дулкынландыргыч мизгелләр кичерергә насыйп булды.

Татарстан укытучылары бердәм дәүләт имтиханын  тапшыруга каршы чыккан. Укучыларын кайгырталар дип уйлыйсызмы? Юк икән шул - үзләренең белем дәрәҗәсен тикшерә башлауга ризасызлык белдерә алар. Мөгаллимнәр шулкадәр нидән курка икән соң? Әллә инде үз квалификацияләрендә шикләнәләрме?

Ай елга берничә тапкыр Җиргә якынаеп, гадәттәгедән яктырак һәм зуррак булып күренә.

Коммерцияле булмаган Россия сыйфат оешмасы Казанда тавык итен тикшерергә булган. Белгечләр кош итендә антибиотик һәм башка ярамаган матдәләрнең булу-булмавын ачыкларга җыена.

Кичә, 13 октябрьдә, республикада кеше сәламәтлегенә зыян салган 12 юл-транспорт һәлакате теркәлгән: 13 кеше төрле дәрәҗәдә тән җәрәхәте алган.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International