Казанда кош итенең сыйфатын тикшерәләр

2016 елның 19 октябре, чәршәмбе

Коммерцияле булмаган Россия сыйфат оешмасы Казанда тавык итен тикшерергә булган. Белгечләр кош итендә антибиотик һәм башка ярамаган матдәләрнең булу-булмавын ачыкларга җыена.

 

Мондый тикшерүләр Татарстан башкаласыннан тыш Мәскәү, Белгород, Томск, Ставрополь, Брянск, Краснодар өлкәләрендә дә үткәреләчәк. Оешма белгечләре сәүдә челтәрләреннән генә түгел, махсуслашкан кибетләрдән дә ит сатып алырга һәм тикшерү уздырырга җыена.
 

Бройлер чебие ите сыйфат һәм куркынычсызлыкка 40 күрсәткеч буенча тикшерү узачак, диелә. Шул исәптән, үсемлек һәм хайван аксымы булуга да игътибар ителәчәк. Кош ите җитештерүчеләр еш кына түшкәләрнең авырлыгын арттыру максатыннан рөхсәт ителмәгән юлларга да баса икән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International