Кичә, 13 октябрьдә, республикада кеше сәламәтлегенә зыян салган 12 юл-транспорт һәлакате теркәлгән: 13 кеше төрле дәрәҗәдә тән җәрәхәте алган.
Октябрьнең 13 көнендә республикада 210 юл-транспорт һәлакате теркәлгән: 16 кешенең гомере өзелгән, 228е төрле тән җәрәхәте алган.
Сүз уңаеннан: Татарстанда ЮХИДИ хезмәткәрләре кичә исерек килеш машинада җилдергән 11 кешене тоткарлаган. Моннан тыш юл йөрү кагыйдәсен бозып, рөхсәт ителмәгән урында каршы як хәрәкәт полосасына чыгуның – 34, балаларны махсус креслога утыртмауның – 30, куркынычсызлык каешы эләктермәүнең 343 очрагы теркәлгән.
Юлларда сак йөрсәк иде - барыбызны да өйдә көтәләр!