ВИЧка тикшеренү тестларына тулысынча ышанырга була

2016 елның 19 октябре, чәршәмбе

Авырганыңны белү түгел, белмәү куркыныч, дип табиблар һәркемне  ВИЧ-инфекциягә тикшеренергә өнди.  Әлеге чирне йоктырган кеше озын һәм бәхетле гомер кичерә ала. Вакытында дәвалана башласа, билгеле. «Мураками» төркеме җырчысы Диләрә Ваһапова да ВИЧ-инфекциянең  чыннан да җитди проблема булуын таный. Әмма шул ук вакытта, җырчы сүзләренчә, бөтен проблеманың да чишелеше бар – иң мөһиме «башыңны комга яшермәү».

 

Әлмәттән Фәрхәт Мәүлетов үзенең уңай ВИЧ-статусы турында яшермичә сөйли. Ул – ВИЧ-белән яшәүчеләр төркеме әгъзасы. Авыруы турында егет очраклы гына белә. Моңа кадәр ул тикшеренми һәм аның сәламәтлеге начарлана бара.  2008 елда  гына аның ВИЧ статусының уңай булуы ачыклана. Әмма егет кулларын төшерми.

 

– Бүгенге көндә мин ВИЧ-инфекциянең хөкем түгел икәнен беләм. Бу диагноз белән дә яшәп була. Минем сау-сәламәт гаиләм – хатыным, балам бар. Тагын балалар планлаштырабыз. Вакытында тикшеренү бик мөһим, – ди Фәрхәт.

 

Россиянең 10 төбәгендә бушлай ВИЧ-инфекциягә тикшеренү акцияләре уза. 18 октябрь көнне  әлеге башлангычка  башкалабыз Казан да кушылды.  30 октябрьгә кадәр (12.00дән 20.00 сәгатькә кадәр) һәр теләгән кеше “Сувар-плаза” сәүдә үзәгендә урнаштырылган махсус палаткада  үз статусын ачыклый ала. Табиблар сүзләренчә,  ВИЧка экспресс-тестларның нәтиҗәсенә тулысынча ышанырга була. 99 процент очракта  алар нәтиҗәсе дөреслеккә туры килә.

 

Әмма моның ише акцияләр  ВИЧ-инфекцияне ачыклауга караганда күбрәк кисәтүгә юнәлтелгән. Республикабызның “СПИД” үзәге белгечләре сүзләренчә, экспресс-тестлаштыру вакытында авыру очракларының ачыклануы еш күренеш түгел. Үзенең ВИЧ-инфекция йоктыру куркынычы булуын  белүчеләр, күпчелектә, махсус медицина учреждениесендә тикшеренергә килә.  Шул ук “СПИД” үзәгендә, әйтик, бушлай аноним рәвештә анализлар бирү мөмкинлеге  бар. Кеше күп йөри торган урыннарда оештырылган тестлаштырулар исә ВИЧ турында  “сөйләргә”, кешеләрне даими тикшеренеп торырга өндәргә чакырылган, шул рәвешле халыкны әлеге чирдән курыкмаска өйрәтәләр.

 

 

Акцияне тантаналы рәвештә ачуга мәртәбәле кунаклар килгән иде. Россия Сәламәтлек саклау министрының ярдәмчесе Ләлә Габбасова сүзләренчә, бушлай ВИЧка тестлаштыру оештырылачак 10 төбәкне сайлаганда, беренче чиратта сәламәтлек саклау системасының үсеше исәпкә алынган. Татарстан – бу юнәлештә алдынгы төбәкләрнең берсе.

 

– ВИЧ-инфекция безнең илдә генә түгел, бөтен дөньяда  иң җитди инфекцияле чирәрнең берсе. Бүген 37 миллион кеше Җир шарында бу чир белән яши. 1981 елдан башлап 34 миллион кеше үлде инде. Кызганычка, бу чир бик хәйләкәр. Ул озак вакыт үзен берничек тә белдертмәскә мөмкин. Бу рәвешле дистә елга кадәр дәвам итүе ихтимал. Шуңа да авыру кешенең, аның якыннары һәм туганнарының гомерен, сәламәтлеген, яшәү сыйфатын саклап калу өчен мөмкин кадәр иртәрәк ВИЧ-статусны ачыклау мөһим. Кызганыч ки, бу авыру дәваланмый, шул ук вакытта гаилә корып, балалар тудырып, картайганчы яшәргә мөмкинлек биргән препаратлар бар.  Иң мөһиме – вакытында тишеренү узарга кирәк, – ди Ләлә Габбасова.

 

ВИЧ белән бәйле вәзгыятьнең Россиядә ел саен кискенләшә баруын саннар да ачык чагылдыра. 2006 елдан башлап, һәр ел авыручылар саны 10 процентка арта. Элегрәк бу чир, нигездә, наркотик куллану вакытында кан аша таратылса, соңгы елларда исә өстенлекне җенси юл белән таралыш алган.  Гаҗәп булса да, иң күп ВИЧ очраклары яшьләрдә түгел, ә 30дан узган кешеләрдә ачыклана. Белгечләр сүзләренчә, яшьләр күбрәк хәбәрдар, саклану чаралары күрүнең мөһимлеген аңлый. Ә менә өлкәнрәкләр җенси мөнәсәбәтләргә кергәндә бу турыда уйланып тормый. Үз яшендәгеләр арасында ВИЧ-инфекцияле кешеләр булырга мөмкин дип башына да китерми.

 

Татарстан Сәламәтлек саклау министры Гадел Вафин сүзләренчә,  Казан моның ише  чараларны, акцияләрне уздыруда  алдынгы тәҗрибә мәйданына әверелде. “Үзеңне тикшер!” Казан марофоны, Су спорты төрләре  чемпионаты кысаларында узган “Легкой воды” акцияләре – моның ачык дәлиле.

 

– Республикада ВИЧ-инфекция белән авыручылар исәбе, гомумроссия буенча уртача күрсәткечләрдән түбәнрәк булса да, проблема бик җитди. Даими рәвештә миграция процессы бара. Хакимият органнары, барлык ведомстволарның  бурычы республикада яшәүчеләргә эпидемик куркынычсызлыкны тәэмин итәргә тиеш, – ди министр.

 

 

Гадел Вафин китергән мәгълүматлар буенча, республикабызда бүгенге көндә 12,5 мең кеше  ВИЧ-инфекция белән исәптә тора. Ел саен якынча 1,5 мең кешегә мондый диагноз куела. Узган елда  үсеш 4,6 процент тәшкил иткән, Быелның 9 аенда үсеш – 1,1 процент. Россия белән чагыштырганда авыручылар саны 1,7 тапкырга кимрәк.

 

ВИЧ-инфекциягә каршы акциягә танылган җырчы Диләрә Ваһапова да кушылды. Ул башкаларга үрнәк рәвешендә шәхсән үзе ВИЧ-ка тест тапшырып, акцияне ачып җибәрде.

 

– Без һәрберебез нәрсә белән булса да авырый. Һәрбер кешенең үз чирләре бар, кайчак алар дәваланмый торган чирләр. Дустыңа ярдәм кулы сузаргамы, әллә күрмәмешкә салынып узып китәргәме – ул, билгеле, һәркемнең үз эше. Әмма бүгенге көндә битарафлык бер дә модада түгел, – дип кешеләрне ВИЧ-инфекцияле һәм ВИЧ-инфекцияле булмаганнарга аермаска чакырды.

 

 

Акцияне үткәрүдә табибларга зур ярдәмне яшь егет-кызлар – волонтерлар күрсәтте. Алар чараны күтәренке рухта узуын тәэмин итеп биеде дә, сәүдә үзгенә килүчеләрне ВИЧ-инфекция турында сөйләп тикшеренергә өндәде.

 

 

Татарстан “СПИД” үзәгенең эпидемик бүлеге башлыгы Рәмзия Зәйнуллина:

– Елдан-ел кешеләрнең ВИЧ-инфекция турында хәбәрдарлыгы арта.Элегрәк әлеге чир  йоктырганнар  җәмгыятьтә дискриминацияләнә иде. Кешеләр бу авыру турында гомумән берни белмичә,  авыру кеше белән аралашудан да курка иде. Хәзер исә ВИЧ-инфекция турында күбрәк беләләр һәм авыру пациентлардан читләшмиләр, аларга карата толерантрак була башлады.

 


Гүзәл НАСЫЙБУЛЛИНА, автор фотолары

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International