Балам, көзге чиргә бирешмә! (КИҢӘШЛӘР)

2016 елның 19 октябре, чәршәмбе

Көзгә керү белән борын мышкылдатып, йөткереп-төчкереп йөрүчеләр күбәя. Алай гына булса яхшы әле, салкын тидереп яки вируслы инфекция эләктереп атна-ун көн дәвамында ятактан тора алмыйча ятуың да бар. Әмма үзең авырсаң бер хәл, иң кыены - нарасыйларыбызның чирләве.  Балаларны көзге-кышкы чорда ОРВИ-грипптан ничек сакларга, нинди кисәтү чараларын күрергә? Вирусларга каршы препаратлар куллану һәм витаминнар эчүнең файдасы бармы? Бу хакта Intertat.ru хәбәрчесе балалар табибы белән сөйләште.


Балаларның организмы чирләргә каршы көрәшергә өйрәнеп өлгермәгән була. Шуңа да иң беренчеләрдән вируслы инфекцияләр иң кечкенәләрне “аяктан ега”. Нәниләр бер-берсеннән дә чирне тиз ияртә. Балалар бачасында яки мәктәптә берәрсе йөткердеме, икенче көнне аңа өчесе-дүртесе кушыла.

Венера Бабанова балалар табибы булып инде 26 ел эшли. Казанның 7нче балалар поликлиникасының участок педиатры карамагында 900гә якын сабый исәпләнә.  Көзге-кышкы чор педиаторлар өчен аеруча “кызу” вакыт. Балалар бер дә авырмый тормый инде, билгеле. Әмма салкынайта төшкәч, балалар табибларының эше бермә-бер арта. Әле җитмәсә, тын юлларының кискен вируслы инфекцияләре күтәрелеше быел иртәрәк тә башланган.

- Көннәрнең сентябрьдә үк кискен суытып җибәрүе, яңгырлы һәм җилле һава торышы белән бәйле рәвештә авыручы нәниләр саны икеләтә артып китте. Өйгә чакырулар һәм поликлиникага мөрәҗәгать итүчеләр күбәйде, – ди Венера Бабанова.

Хәзерге вакытта республикабыз балалар поликлиникалары шыгрым тулган. Көненә 40-50 нәни пациентны кабул итәргә туры килә, ди табиблар. Әле бит көн саен моннан тыш авыру балаларның хәлен өйләренә барып белергә дә туры килә.

Бала авырганда иң зур йөк, билгеле, әниләр җилкәсенә төшә. Ана йөрәге ут янган бәләкәчне кызганып өзгәләнә. Төне буе бала яныннан китмичә, күз дә йоммыйча үткәргән төннәр, таң атканда гына тынычсыз йокыга талулар һәр әнигә таныш. Шуңа да һәр әти-әни беренче чиратта баласының сәламәт булуын тели. Дәвалануга караганда авыруны кисәтү яхшырак бит.



Тын юлларының кискен вируслы инфекцияләреннән һәм грипптан  баланы ничек саклап калырга соң? Венера Бабанова сүзләренчә, кисәтү чаралары бик гади һәм аларны һәркем диярлек белә. Әмма түбәндәгеләрдән дә нәтиҗәлесе юк:

1. Иң беренче чиратта, ел саен гриппка каршы вакцинацияләнергә кирәк.  Прививка ясатылган бөтенләй авырмаячак, дип кистереп әйтеп булмый анысы. Әмма чирнең кискенләшеп китүе булмаячак. Хәтта ОРВИны да бала җиңелрәк кичерәчәк.
2. Бала режим буенча яшәргә тиеш.  Билгеләнгән вакытта йокыдан торырга һәм вакытында ятарга кирәк. Кечкенә балаларга көндезен дә ял итеп алуы шарт.
3. Баланың физик активлыгына киртәләр куймагыз!  Бала никадәр активрак – шулкадәр аның сәламәтлеге дә ныграк булачак
4. Урамга чыгып йөрүләр, саф һава сулаулар да балага файдага гына булачак. Һава шартлары мөмкинлек биргәндә, әлбәттә.
5. Баланың туклануына аеруча игътибарлы булырга кирәк.  Аның ризыгы кирәкле күләмдәге витаминнар һәм минералларны тупларга тиеш.
6. Кечкенә балалар белән халык күп җыелган урыннарга бармаска киңәш ителә. Медицина оешмаларына барырга туры килгәндә исә, баланың борын эченә оксалин мае сыларга киңәш ителә. Зуррак балаларга маска кидерсәң була.
7. Елына ике тапкыр – язын һәм көзен бала организмын кирәкле матдәләр белән баету өчен витаминнар эчерсәң була. Бүген, белүебезчә, даруханәләрдә аларның нинди генә төрләре тәкъдим ителми: аю формасындагысы да, дельфин рәвешендәгесе дә, тагын әллә ниндиләре бар. Әмма бу витаминнарның теләсә кайсын тотып алсаң була дигән сүз түгел. Башта табиб белән киңәшләшергә кирәк.
8. Вирусларга каршы препаратларны да бары тик табиб кына билгеләргә тиеш. Аларны белгеч баланың яшенә, хәленә карап сайлый.


Моннан тыш өйне җилләтеп тору, кулларны ешрак юу, ешрак тузаннарны сөртү кебек кагыйдәләрне дә онытмаска кирәк. Сәламәт булыгыз!
 

Узган атнада, 10-16 октябрь көннәрендә Татарстанда 13 мең 823 кискен респиратор вируслы инфекцияләр белән авыру очрагы теркәлгән. Бу, узган ел күрсәткечләре белән чагыштырганда, бераз (7,1 процентка) кимрәк.

 


Гүзәл НАСЫЙБУЛЛИН

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International