ЯҢАЛЫКЛАР


19
гыйнвар, 2017 ел
пәнҗешәмбе

2017 елның 19 январендә Дөбъяз авылы җирлеге башлыгы Низамов Ә.С. Кече Солабаш авыланда  халык белән очрашты. Очрашуда авылны чистарту,үзара салым акчасын куллану,вакытында налоглар түләү, төрле программаларда катнашып шәхси хуҗалыкны ныгыту  турында сүз алып барылды

2017 елның 18 январендә Дөбъяз авылы җирлеге башлыгы Низамов Ә.С. җирлектә эшләп килүче коллективлар  белән очрашты. Очрашуда авылны чистарту,үзара салым акчасын җыю,вакытында налоглар түләү турында сүз алып барылды.

Бүген 17.30да “Биектау” телевидениесе яңалыклары чыгышын  карагыз. Программада:

Татарстанда  тимер юл аша чыгу юлларында фото һәм видеога төшерү җайланмалары белән җиһазландыру бара. 2017 елда әлеге система белән Татарстанда барлыгы 18 тимер юл аша чыгу урыны җиһазландырылачак, шул исәптән Горький тимер юлының 831 километрындагы  Бөреле – Коркачык участогы да моңа керә.

Пенсия күләме пенсионерның яшәү минимумыннан якынча 60 процентка артыграк булачак.

Татарстан Республикасының муниципаль берәмлекләре арасында иң яхшы Яңа ел чарасы һәм бәйрәмчә бизәлеш буенча республика бәйгесе игълан ителде.

Бүген киң җәмәгатьчелек Татарстанның Дәүләт киңәшчесе, беренче илбашыбыз Минтимер Шәрип улы Шәймиевнең 80 яшьлек юбилеен билгеләп уза. Татарстанга гына түгел, бөтен татар дөньясына игелекле гамәлләре, киң колачлы проектлары белән танылган ил агабызны ихлас күңелдән тәбриклибез!

20 гыйнварда Татарстан Республикасы беренче Президенты Минтимер Шәймиев 80 яшьлек юбилеен билгеләп үтә.  

Республикабызда хәзер ике Экология һәм табигый ресурслар министры бар икән... Әйләнә-тирә мохит мәсьәләләре шулай кискенләшеп китеп, бу өлкәдә бер генә җитәкченең көче җитми башлаганмы әллә соң? Юк, эш анда түгел икән. Яңа яшь министрлар хәзер барлык тармакларда да диярлек барлыкка килгән. Яңа ел алдыннан Татарстан  Министрлар Кабинеты каршында Яшьләр Хакимияте оешкан бит.

«Татфондбанк» һәм «ИнтехБанк» кертемчеләре АСВ түләүләрен алуны дәвам итә. Татарстан икътисад министры Артем Здунов китергән төгәл саннар мондый: «Татфондбанк»ның 119 меңнән артык кертемчесе 40 миллиард сумнан артык акча алган (бу – барлык сумманың 86,8 проценты). «ИнтехБанк» кертемчеләренә (19 меңнән артык) 10 миллиард сумнан артык акча түләнгән, бу исә барлык түләүләрнең 78,6 процентын тәшкил итә.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International