ЯҢАЛЫКЛАР


22
гыйнвар, 2017 ел
якшәмбе

Игътибарыгызга «Идел» журналының 2017 елның 1 нче санында дөнья күргән, Биектау районының яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге җитәкчесе Нәфис Миңнебаев белән журналист Рузалия Тимербаеваның әңгәмәсен тәкъдим итәбез.

14, 15 гыйнвар көннәрендә берьюлы ике телеканалда – “Татарстан- Яңа гасыр” һәм “ТНВ-Планета” да “Биектау” медиахолдингы хезмәткәрләре катнашында  “Башваткыч” тапшыруы күрсәтелде. Әлеге тапшыруның зәңгәр экраннарга чыгуы районда гына түгел башкалабыз Казанда, республикабыздан читтә яшәүче татарлар арасында,  башка шәһәр-районнарда шактый гына кызыксыну уятып, тулаем Биектау районы белән кызыксынуны арттырды.

“Биектау” стадионында Биектау районының 1999-2000 елгы укучылары арасында чаңгы ярышлары буенча сайлап алу ярышлары узды.

Биектау районында эчке эшләр бүлегенең юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясе хезмәткәрләре чираттагы тапкыр “Тоннель” операциясе үткәрделәр.

Биектау районының Үзәк китапханәсендә 2017 елда Россиядә экология елына багышланды. Семинарда табигатькә, экологиягә, туган якны өйрәнүгә багышланган китапларны пропагандалау буенча эш башкарылырга кирәклеге турында ассызыкланды.

19 гыйнвар көнне православие динендәгеләр зур дини бәйрәмнәрен билгеләп үттеләр. 
Россия башкаласы Мәскәүдә “Мәскәү вакыты” дигән иҗади фестиваль узды. Анда Тольятти, Төмән, Чебоксар, Осетия, Татарстаннан яшь башкаручылар катнашты. Биектау районының “Мандарин” бию студиясе көндәшләренә бернинди өмет калдырмыйча җиңүгә иреште.  “Кызлар”, “Без апельсин бүләбез” дигән биюләр  I дәрәҗәле Лауреат, "Тузганак" һәм “Кара тутлы кыз” биюләре II дәрәҗәле Лауреат исеменә лаек булдылар.  

Кичә 21 гыйнвар көнне Чыпчык авылы мәдәният йорты каршында эшләүче иҗади үзешчәннәр коллективы Коркачык авылы мәдәният йортында "Нинди яшь идек без" дип исемләнгән концерт программасы белән чыгыш ясадылар.

Бу тәкъдим белән 11 гыйнварда үткән Диния нәзарәтендә үткән пленумда мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин чыкты һәм ул бертавыштан хупланды. 


20
гыйнвар, 2017 ел
җомга

Иске- Казан авыл җирлегенең  Коркачык авылы мәдәният йортында бию түгәрәге оештырылачак. Хореогроф  Казаннан килә. Тугәрәк атнага ике тапкыр  2 группа  белән эшли: дүшүмбе , пәнҗешәмбе . 1 нче группа 3 яшьтән -6 яшькә кадәр , 2  нче группа 7 яшьтән -17 яшькә кадәр Рәхим итегез!


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International