“Нәтиҗә ясаганда иң элек безне атамый тордылар. Мин уйлыйм: бетте, без, димәк, ахырдан беренчеләр рәтендә калдык. Ниһаять, ахырдан безнең исем чыкты. Җиңүчеләрне иң соңга калдырган булганнар икән. Безнең куанычка чикләр булмады”, - дип искә ала Эльвина Фатыйхова.
“Мин иң элек ни булганын аңламый да калдым. Безнең балалар сәхнәгә йөгереп чыгып, Кубокны кулларына алгач кына төшендем – без җиңүче!” – ди ансамбльнең сәнгать җитәкчесе Екатерина Холина.
Фестивальдә нәфис сүз осталыгы буенча да көч сынаштылар. Әлеге номинация буенча Биектауның 2 нче мәктәбе укучысы, “Мандарин” студиясе тәрбиячесе Азалия Хөсәенова “Нәфис сүз” номинациясе буенча I дәрәҗәле Лауреат исеменә лаек булды. Азалия Ирина Пивоварованың “Инша” хикәсен сөйләде.
Башка фестивальләрдән аермалы буларак, Мәскәү фестивалендә бүләкләрне теләгән һәркемгә таратмадылар. Көндәшлек бик көчле иде. Шуңа күрә җиңү дә бик кадерле. “Мандаринка”лыларны җәй көне Кырым көтә. Анда җәйге бию бәйгесе узачак.