Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Биектау муниципаль районы
рус
тат
eng
Сорау бирү
Район турында
Район тарихы
Район башлыгы
Идарә органнары
Авыл җирлекләре
Информацион басмалар
Гимн
Символика
Видеокүзәтү камералары
Территориаль планнаштыру схемасы
Район тормышы
Кулланучыларның хокукларын яклау
Координационный совет по вопросам поддержки и развития малого и среднего предпринимательства в Высокогорском муниципальном районе
Документлар
Статуслы документлар
Башкарма комитет җитәкчесе карарлары
Татарстан Республикасы хокукый мәгълүматының рәсми порталында район башлыгының норматив хокукый актлары
Татарстан Республикасы хокукый мәгълүматының рәсми порталында район Советының норматив хокукый актлары
Татарстан Республикасы хокукый мәгълүматының рәсми порталында район башкарма комитетының норматив хокукый актлары
Биектау муниципаль районының милек һәм җир мөнәсәбәтләре палатаның боерыклары
Матбугат хезмәте
Яңалыклар тасмасы
Көнлек план
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Район башлыгының рәсми чыгышлары
Элемтә
"Биектау ТВ" телевидениесы
Атналык план
Яңалыкларга язылу
"Биектау хәбәрләре"
Гражданнар мөрәҗәгатьләре
Гражданнарны кабул итү вакыты һәм тәртибе
Бәйләнеш
Интернет кабул иту бүлмәсе
Гражданнар мөрәҗәгатьләренә күзәтү
«Халык контроле» дәүләт информацион системасы
Гариза үрнәкләре
Аралашу
Кирәкле мәгълүматлар
Сезнең уй-фикерегез
Сайт буенча ярдәм
Муниципаль районнар
Биектау муниципаль районы
Татарстан Диния нәзарәте тарафыннан 2017 ел якташыбыз “Галимҗан Баруди елы” дип игълан ителде
2017 елның 22 гыйнвары, якшәмбе
Бу тәкъдим белән 11 гыйнварда үткән Диния нәзарәтендә үткән пленумда мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин чыкты һәм ул бертавыштан хупланды.
“Быел күренекле татар дин әһеле, мәшһүр җәмәгать эшлеклесе, педагог, мөфти Галимҗан Барудиның тууына 160 ел тула. Аның кебек танылган дин әһелләрен белергә, аларның китапларын укырга бу юбилей үзе бер сәбәп. Шуның өчен дә бу елны “Галимҗан Баруди елы” дип үткәрергә тәкъдим итәм һәм рухи мирасыбызны өйрәнергә чакырам”, — диде мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин.
Галимҗан Мөхәммәтҗан улы Баруди (Галиев) 1857 елның 2 февралендә Казан өязенең Кече Кавал авылында сәүдәгәр гаиләсендә туа. (Хәзерге вакытта Биектау районы). Кайбер чыганакларда күренгәнчә, аның туган урыны дип, шул ук уездның Чувашлы авылын атыйлар. Туган урыны турында төрле фикерләр әтисенең Чувашлы авылы мәхәлләсенә каравына бәйле. Ә туган урыны әнисенең туган авылында Кече Кавал авылында. Ул шунда метрика кенәгәсенә дә язылган.
1862 елда Галимҗанны Казанда мәдрәсәгә укырга бирәләр. 1875 елда ул укуын дәвам итәргә Бохарага китә. Анда 7 ел укып, дин гыйлемнәрен, аның өстенә хисап, алгебра, геометрия, медицина, табигать буенча белем ала. 1882 елда Казанга кайтып, мәчеттә имам һәм мөдәррис була. Галимҗан хәзрәт бөтен көчен яңа мәдрәсә бинасы салу һәм дәрес бирү эшенә юнәлтә. Гыйлемен һәм тәҗрибәсен арттыру өчен, 1887 елда Мисыр, Истанбул, Хиҗазга сәфәр чыга, андагы олуг галимнәр белән танышып, кыйммәтле киңәшләр ала. Кыска гына вакыт эчендә Баруди халык арасында таныла. Диния нәзарәте аңа мәдрәсә ачарга рөхсәт бирә.
Яшь чагында ук иске төрдәге мәдрәсәнең җитешсезлекләрен татыган сәләтле һәм үткен акыллы Галимҗан Баруди мәгариф эшенең шул чордагы тормышы милләт өчен зарарлы дигән нәтиҗәгә килә.” Иске мәдрәсәләр,- ди ул, -төзәтелергә һәм дини юнәлешкә математика һәм табигать фәннәре кушылырга тиеш “. Балаларга гамәли белем бирү ихтыяҗыннан чыгып, галим яшь буынга фәннең төрле тармакларыннан мәгълүмат бирү, сәүдә һәм сәнәгать эшен ныклы өйрәнү мәсьәләсен күтәреп чыга. Дини мәдрәсәләрдән баш тартмаган хәлдә, ул "профессор, фәлсәфәчеләр, инже нерлар" хәзерли торган дөньяви мәктәпләр кирәк, дигән фикерне алга сөрә.
Галимҗан Баруди "ысуле җәдиткә" нигезләнгән мәдрәсә ача. Аны әтисенең исеме белән "Мөхәммәдия" дип атый (мәдрәсәне салуга әтисенең ярдәме бик зур була). XIX гасыр азагына инде "Мөхәммәдия" мәдрәсәсе бөтен Рәсәй мөсел маннары арасында иң зур һәм дәрәҗәле уку йортына әверелә. Мәдрәсәдә укыту җәдитчә, ягъни яңача методика белән алып барыла. Укучылар әлифбадан 3-4 айда укырга-язарга өйрәнәләр. XIX гасыр ахырында җәдит мәдрәсәләрендә, рус мәктәпләрендәге кебек, аяклы парталар, кафедра, кара такталар, тарих география карталары, плакатлар булдырыла.
1917 елда Г.Барудины Диния нәзарәтенә мөфти итеп сайлыйлар.
1920 елда 4288 данә китабын яңа гына төзелгән ТАССРга тапшыра. Әлеге китапханәне әтисе XIX гасырда җыя башлаган була.
Галимҗан Баруди дин эшләре белән шөгыльләнүен гомеренең ахыргы көннәренә кадәр дәвам итә. 1921 елның 6 декабрендә Мәскәү каласында ачларга ярдәм күрсәтү эшләре белән командировкага барган чакта вафат була.
Рузалия ТИМЕРБАЕВА әзерләде
http://biektaw.ru/tt/the-news-tat/item/11563-tatarstan-diniya-n%D3%99zar%D3%99te-tarafyinnan-2017-el-yaktashyibyiz-%E2%80%9Cgalim%D2%97an-barudi-elyi%E2%80%9D-dip-iglan-itelde.html
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
3
апрель, 2026 ел
1 апрельдән 1 июньгә кадәр Россия Хезмәт министрлыгының «ВНИИ труда» ФДБУ цифрлы платформасында төбәкнең кадрлар ихтыяҗын формалаштыру турында Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы сораштыру уздыра
1 апрельдән 1 июньгә кадәр Россия Хезмәт министрлыгының «ВНИИ труда» ФДБУ цифрлы платформасында төбәкнең кадрлар ихтыяҗын формалаштыру турында Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы сораштыру уздыра
31
март, 2026 ел
01.04.2026 елга ашыгыч кисәтү
01.04.2026 елга ашыгыч кисәтү
28
март, 2026 ел
29.03.2026 елга ашыгыч кисәтү
29.03.2026 елга ашыгыч кисәтү
«ЭКОяз-2026 " экологик марафоны Старт ала
4 көннән Татарстанда ел саен үткәрелә торган «ЭкоЯз-2026»экологик марафоны старт ала. Ул 24 майга кадәр дәвам итәчәк
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз