Бүген 17.30да “Биектау” телевидениесе яңалыклары чыгышын карагыз. Программада:
– Йолдыздан суга кадәр. Православие христианнарының Усадта Хач ману бәйрәмен ничек каршылаулары турында Гүзәл Газизуллина сөйләр.
– “Иксез-чиксез тәҗрибә” Биектау районы авыл җирлекләре буйлап атлый. Бу турыда тулырак мәгълүматны Алия Хәйретдинова сюжетыннан карагыз.
– Биектау районында берьюлы ике кеше 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Бу турыда тулырак – Алия Хәйретдинова сюжетында.
Яңалыклар чыгышын карамый калмагыз. “Биектау ТВ”ны шулай ук biektaw.ru сайтыннан да табарга мөмкин.