ЯҢАЛЫКЛАР


19
гыйнвар, 2017 ел
пәнҗешәмбе

Узган ел нәтиҗәләре буенча Татарстан көрәшчеләре рәсми ярышларда 50 (31-13-6) медаль яулаган. Бездән бер баскычка түбән урнашкан башкорт көрәшчеләренең «алтын»нары да, гомуми уңышлары да күпкә кимрәк – 34 (13-9-12). Медальләрне санасак, Татарстанның көрәш буенча Россиядә әйдәп баручы төбәк булуы бәхәс уятмый. Әмма бу Татарстанда көрәш үсештә дип әйтергә җирлек тудырмый. Татарстанның көрәш федерациясе Президиумы утырышында әйтелгән шундый фикерне Intertat.ru хәбәрчесе дә колагына киртләп куйды.

Бөек Ватан сугышы ветераны  Фәйзрахман Әхмәтҗановны 100 яшьлек юбилее белән котларга Биектау районы башлыгы Рөстәм Кәлимуллин да килгән иде. 

"Шаймиев в поисках Тартарии" картинасы Татарстанның беренче Президенты юбилее уңаеннан тәкъдим ителәчәк.

 "Красная Заря" хуҗалыгына керүче Бәерде сөт җитештерү фермасында бүген терлекләрне кышкы чорда тәрбияләүгә күчү буенча семинар булды.

“Биектау” медиахолдингы ярдәм итү максатында  газетага язылуда катнашканнары өчен эшчәнлекләрен Биектау районы территориясендә алып баручы  предприятие-оешма җитәкчеләренә: “Элита” Төп нәсел предприятиесе акционерлык җәмгыятенең генераль директоры Фәннүр Рәфхәт улы Зариповка, “Татспиртпром”  акционерлык җәмгыяте филиалы – “Усад спирт заводы” директоры  Айдар Рафик улы Мадьяровка һәм “Татмелиорация УПТК” җаваплылыгы чикле ширкәтенең генераль директоры Евгений Зиннур улы Садыйковка  рәхмәт белдерә. 

 


18
гыйнвар, 2017 ел
чәршәмбе
"Әсән" ширкәте Алан-Бәксәр авыл җирлегенә кергән торак пунктларның урамнарын кардан чистартып тора.

17
гыйнвар, 2017 ел
сишәмбе

Иске- Казан авыл җирлегенең  Коркачык  мәдәният йортында “ Урам бәйрәмнәре” уткәрелә. Бәйрәмнен максаты: авылдагы һәр урамның талантлы кешеләрен курсәтү, сәхнәгә чыгару.

Узган шимбәдә  “ Яңа елда беренче тамаша” исеме астында Колхоз һәм Совхоз урамнары узешчәннәре чыгышы  булып узды. 


15
гыйнвар, 2017 ел
якшәмбе
Алан-Бәксәр авыл җирлегендә гражданнардан актив рәвештә узара салым акчасын җыю башланды. 2016 елның 20 ноябрендә узган референдум нәтиҗәләре буенча ул 18 яше тулган һәр гражданнан 200 сум күләмендә билгеләнде һәм түбәндәге җирлек өчен әһәмиятле булган эшләрне тормышка ашырыр өчен диеп каралды:
- Алан-Бәксәр һәм Гәр авылларында картайган сынып төшү куркынычы булган агачларны кисү;
- энергия саклагыч яктырткычлар алу һәм аларны Алат спиртзаводы һәм Гәр авылларындагы урам электр баганаларына урнаштыру;
- Алан-Бәксәр авылында урнашкан чишмәгә бару юлында күперчекне төзекләндерү;
- Алан-Бәксәр авылында сугышта катнашкан авылдашлар истәлегенә куелган һәйкәл янын төзекләндерү.

12
гыйнвар, 2017 ел
пәнҗешәмбе

Бүген Биектау районы Прокуратура хезмәткәрләре үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен тантаналы төстә билгеләп үттеләр. 

2017 елның 13 нче гыйнварына алынган мәгълүматларга караганда, Биектау районы сөт җитештерү буенча Татарстан Республикасы күләмендә 8 нче урында.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International