Татарстанда министрлар саны арткан

2017 елның 19 гыйнвары, пәнҗешәмбе

Республикабызда хәзер ике Экология һәм табигый ресурслар министры бар икән... Әйләнә-тирә мохит мәсьәләләре шулай кискенләшеп китеп, бу өлкәдә бер генә җитәкченең көче җитми башлаганмы әллә соң? Юк, эш анда түгел икән. Яңа яшь министрлар хәзер барлык тармакларда да диярлек барлыкка килгән. Яңа ел алдыннан Татарстан  Министрлар Кабинеты каршында Яшьләр Хакимияте оешкан бит.


Республикабызда 2009 елдан тормышка ашырылган «Кадрлар резервы» проекты турында инде ишетмәгән кеше юктыр. Ел саен әлеге башлангычта катнашу өчен 1000гә якын кеше дәгъва итә. Шуларның 140ы проектка алына. Ел дәвамында 18 яшьтән 30 яшькә кадәрге яшьләр үз белем дәрәҗәсен үстерә, теге яки бу биремнәрне үти. Финал ноктада егет-кызлар «Вверх»  ачык бәйгесендә үз-үзен күрсәтә. Җиңүчеләр исә министрлык һәм ведомстволарда 1 ай дәвамында стажировка үтү хокукын яулый.



Әмма «Кадрлар резервы» проектын оештыручылар аны тагын да камилләштерү турында уйланган. 1 ел укыганнан соң нибары 1 айлык стажировка гына тиешле нәтиҗә бирми дип, алар җиңүче яшьләрнең акылларын алга таба да республика мәнфәгатьләрендә куллану юлларын эзли башлаган. Шулай итеп, илебезнең башка субъектларындагы тәҗрибәне дә өйрәнеп, Татарстанда Яшьләр хакимияте оештырылган.

Яшьләр хакимияте рәисе урынбасары Александр Данилов әйтүенчә, Яшьләр Хакимияте ике елга формалаштырыла. Аның составында бүгенге көндә 23 әгъзасы бар: 5 кеше  – президиум һәм 18 кеше – төрле юнәлешләр буенча киңәшчеләр. Экология һәм табигый ресурслар юнәлеше буенча яшь министр итеп Мурат Димитров билгеләнгән. 18 гыйнвар көнне республикабызның әйләнә-тирә мохитен кайгыртучы ике җитәкче беренче тапкыр очрашып,  Татарстанда Экология һәм иҗтимагый киңлекләр елын уздыру буенча планнары белән уртаклашты.


Мурат Димитров – бүгенге көндә Казан федераль университеты студенты. 2015 елда аның җитәкчелегендә республикабызда «Яшел фитнес» дигән проект гамәлгә ашырыла башлаган. Казанда һәм Чаллыда уздырылган күп төрле акцияләргә ел дәвамында 50 меңгә якын кеше җәлеп ителгән.


Якындагы ике елда ул министр сыйфатында берничә амбицияле проектны тормышка ашыра башларга ниятли.    Якындагы елга төзелгән планда төп өч юнәлеш аерып чыгарылган. Беренчедән, ресурсларны, аерым алганда суны,  сакчыл тоту мәсьәләсе күтәрелгән. Яшьләр йортларда сенсорлы смесительләр куюны пропагандалый башларга ниятли.


– Хәзер мондый практика, нигездә, зур сәүдә үзәкләрендә, ниндидер зур оешмаларда гына кулланыла. Без исә бу практиканы гади кешеләр йортларында да кертеп җибәрергә ниятлибез. Әлеге сенсорлы смесительләр суны 60 процентка азрак сарыф итәргә мөмкинлек бирә. Җиһаз 7-12 ай эчендә үз-үзен аклый, – ди Мурат Димитров.


Икенче юнәлеш – экологик белем бирү. Моның кысаларында «Иң актив мәктәп» исеменә ярыш уздыру күздә тотыла. Төрле биремнәр үтәп, уку йортларының рейтингы төзелә, өч читтән торып катнашу этабыннан соң, турыдан-туры катнашу этабы уздырырга җыеналар. Моннан тыш төрле флеш-моблар, экологик спектакльләр кую, «Яшел фитнес» проектын дәвам итү ниятләнә.


Өченче юнәлеш –  һаваны пычрату проблемасы. Россиянең һәр Яшьләр Хакимияте берәр кызыл имән утыртып, шул рәвешле аллея барлыкка килергә тиеш.

Татарстан Экология һәм Табигый байлыклар министры Фәрит Абдулганиев сүзләренчә, яшьләр тарафыннан тәкъдим ителгән проектларның барысы да кызыклы.

 
– Халык белән эшләүгә иң активларны, ә бу нәкъ менә яшләр, җәлеп итмичә булмый. Әлеге Яшьләр хакимияте барлыкка килү – үзе бер сөенеч. Аңа әле бер ай да юк. Әмма бүгенге сөйләшүдән күренгәнчә,  алар кулында инде тулысынча формалаштырылган чаралар планы бар.  Алар безнең министрлык тарафыннан кабул ителгән план белән аваздаш булуы да сөендерә. Без яшьләрнең тәкъдимнәрен һичшиксез эшкә алачакбыз, – дип белдерде Фәрит Абдулганиев.

 


Гүзәл НАСЫЙБУЛЛИНА

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International