«Мандарин» бию студиясе 8-нче тапкыр үзенең туган көнен билгеләп үтте. Әлеге бәйрәм уңаеннан Биектау районы 3 нче урта мәктәбендә бию коллективы үзенең хисап концерты белән чыгыш ясады. Анда районның талантлы балалары катнашты. 8 ел эчендә мандаринлылар бик күп казанышларга ирештеләр, дипломнарга, мактау кәгазьләренә лаек булдылар. Аларның репертуарында берсеннән-берсе дәртле биюләр барлыкка килде.
Җиңү көне бәйрәме уңаеннан, бу эш атнасы тәмамлангач, россиялеләр рәттән 4 көн ял итәчәк һәм киләсе атнада бары өч эш көне булачак.
Биектау районы халкы Бөтенроссия экологик "Яшел Россия" өмәсендә катнашты. Врачлар, укытучылар, предприятие хезмәткәрләре, мәктәп укучылары бу юлы кулларына тырма, сәнәк, себерке, көрәк алып шимбә өмәсенә чыктылар – район үзәген кышкы касмактан чистарттылар. Экологик шимбә язгы чистарыну эшләренең иң югары ноктасы булгандыр, мөгаен. Чөнки өмәгә районның барлык оешма, предприятие, бюджет хезмәткәрләре, авыл халкы бердәм рәвештә чыкты. Мондый чараларда һәр җирдә рухны, кәефне күтәрә торган музыка яңгырый, күктә язгы кояш дәрт биреп тора. Хезмәт бәйрәме быел әнә шулай истә калды.
27-30 апрель көннәрендә Самара шәһәрендә «Олимпия» хәйрия фонды призына хоккей буенча ярышлар уздырылды.
1 май көнне 16 сәгать 53 минутта Биектау районы Семиозерка авылы, Үзәк урам буенча урнашкан ике шәхси йорт януы турында хәбәр килеп җитә.
30 апрель көнне 13 сәгать 33 минутта Биектау районы Иске Тура авылы, Нагорная урамы буенча урнашкан бакча йортында янгын чыгуы турында хәбәр килеп җитә.
Укытучы хезмәте бер дә җиңелләрдән түгел. Ул кешедән идеяләргә бирелгәнлекне, тирән белем, даими кызыксынулар булуны, югары күрсәткечләргә ирешүне, укыту һәм тәрбия эшенең теориясен дә, аны тормышка ашыру алымнарын да белүне таләп итә.
Бүген 30 апрель көнне район үзәгендә Бөек Ватан сугышында Җиңүгә 72 ел тулу уңаеннан, җиңел атлетика буенча эстафета ярышлары узды.
29 апрель көнне Алан-Бәксәр авыл җирлегендә яшәүчеләр бөтенроссия шимбә өмәсендә катнаштылар. Бу көнне шәхси йорт яннары, Алан-Бәксәр авылыннан Зур Битаман, Дөбъяз, Алат спиртзаводы юнәлешенә китүче юл кырыйлары, бюджет оешмалары: Алан-Бәксәр мәдәният йорты, Алан-Бәксәр һәм Гәр авылларындагы мәктәп, Гәр авылында сугышта катнашкан якташларыбызга куелган һәйкәл һәм авыл җирлеге бинасы тирәләре тәртипкә китерелде.